Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Татарстан Президенты Бөгелмә районында нефтьчеләр өчен төзелгән шәхси йортларны карады

Рөстәм Миңнеханов - Татарстанның Бөгелмә һәм Әлмәт районнарында эшлекле сәфәрдә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека программасы буенча Бөгелмә районында нефтьчеләр өчен төзелгән шәхси йортларны карады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Искәртеп үтик, бүген Рөстәм Миңнеханов - Татарстанның Бөгелмә һәм Әлмәт районнарында эшлекле сәфәрдә. Карабаш бистәсендә Рөстәм...

Рөстәм Миңнеханов - Татарстанның Бөгелмә һәм Әлмәт районнарында эшлекле сәфәрдә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека программасы буенча Бөгелмә районында нефтьчеләр өчен төзелгән шәхси йортларны карады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтик, бүген Рөстәм Миңнеханов - Татарстанның Бөгелмә һәм Әлмәт районнарында эшлекле сәфәрдә.
Карабаш бистәсендә Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр "Татнефть" оешмасында эшләүче һәм ике ул тәрбияләүче Фәтхетдиновлар гаиләсе йортында булды.

Рөстәм Миңнехановка Карабашта шәхси йортларның социаль ипотека программасы буенча төзелүе хакында сөйләделәр. Бу - "Татнефть"нең пилот проекты. Компания тәкъдиме белән авыл җирлегендә яшәүче "Татнефть" оешмасы һәм бүлекчәләрендә эшләүчеләр өчен шәхси йортлар төзү карары кабул ителгән.
Хезмәткәр йорт бәясен - социаль ипотека программасы буенча, шул ук вакытта смета хисабы буенча йорт бәясенең яртысын "Татнефть" түли.
Карабашта барлыгы 40 шәхси йорт төзеләчәк. Бүгенге көндә 17сендә яшиләр инде, башкалары быел сентябрь аенда тапшырылачак.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса