Татарстан Президентты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә эшлекле визит белән
Татарстан Президенты Р.Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районы Советының XX сессия утырышында катнашты. Биредә шәһәр һәм районның 2018 елда социаль-икътисадый үсеше турында сөйләштеләр. Авыл хуҗалыгына ышанычлы ярдәм кулы сузарга, демографик ситуацияне яхшырту өчен шартлар тудырырга, сәламәтлек өлкәсенә кардиналь үзгәрешләр кертергә кирәк. Президент шәһәр җитәкчелеге алдына әнә шундый бурычлар куйды. Әлмәттән - туп-туры...
Татарстан Президенты Р.Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районы Советының XX сессия утырышында катнашты. Биредә шәһәр һәм районның 2018 елда социаль-икътисадый үсеше турында сөйләштеләр. Авыл хуҗалыгына ышанычлы ярдәм кулы сузарга, демографик ситуацияне яхшырту өчен шартлар тудырырга, сәламәтлек өлкәсенә кардиналь үзгәрешләр кертергә кирәк. Президент шәһәр җитәкчелеге алдына әнә шундый бурычлар куйды.
Әлмәттән - туп-туры Бөгелмәгә... Татарстан Президенты республиканың көньяк-көнчыгыш районына эшлекле сәфәр белән килде. Бөгелмә Р. Миңнехановны төштән соң каршы алды. Депутатлар белән очрашканчы, республика җитәкчесе "Яңа технологияләр кулланып скважиналарны эксплуатацияләү" фәни-җитештерү җәмгыятенең (НПО НТЭС) эше белән танышты. Әлеге компания Россия һәм БДБдагы (СНГ) барлык нефть оешмалары белән эшли. Киләчәктә Венесуэла базарына чыгарга ниятлиләр. Әлеге вакытта Иран һәм Ирак белән сөйләшүләр алып баралар.
НПО НТЭС эшчеләре белән очрашып сөйләшкәннән соң Президент Бөгелмә спортчылары белән күреште. Яңа уңышларга аларны "Юность" комплексында әзерлиләр. Бу спорт оешмасы илгә танылган Николай Колесников һәм Александр Красных кебек спортчыларны үстергән. Авария хәлендәге бинаны 2017 елда капиталь төзекләндерәләр. Моннан кала, шәһәрдә Көрәш сарае торгызыла. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров сессия утырышында әйтеп үтте. Беренче спорт мәктәбен һәм чаңгы базасын капиталь төзекләндерү өчен матди ярдәм сорап, шәһәр мэры Президентка мөрәҗәгать итте. Уңай җавапны Р. Миңнеханов шунда ук бирде.
"Халык контроле" сайтын президент шәхсән күзәтә. Бөгелмәлеләрнең зары, нигездә, медицина өлкәсенә кагыла. "Халык тәнкыйте - кимчелекләргә игътибар итү, ялгышларны төзәтү өчен менә дигән җирлек. Бу өлкәдә без әле җитди эшләргә тиеш. Беренче адымны инде ясадык. 2018 ел Бөгелмәдә сәламәтлек елы дип игълан ителде," - дип басым ясап үтте Линар Закиров. Балалар һәм зурлар поликлиникасында төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында. Ә менә йогышлы авырулар һәм үзәк район хастаханәләре бүген - аяныч хәлдә. Капиталь ремонт кирәк! Р.Миңнеханов бу мәсәләне уңай якка хәл итү максатыннан, министрлык вәкилләренә тапшырды.
Соңгы елларда Бөгелмә күзгә күренеп матурлана. Әлбәттә, Россия һәм Татарстанның махсус программаларыннан башка мондый зур эшне башкарып булмас иде. Бөгелмәдә күпкатлы йортлар төзекләндерелә, социаль ипотека буенча яңалары торгызыла, асфальтны шәһәр юлларына гына түгел, авылларда да җәяләр, җәмәгать урыннарына яңа сулыш өрәләр. Бөгелмә сулыгы шәһәребезнең йөзек кашына әверелде. Биредә зурлар да, балалар да рәхәтләнеп ял итә. Нәни бөгелмәлеләргә килгәндә, районда туучылар саны кимегән. 2017 елда бары 1090 сабый дөньяга килгән. Үлүчеләр саны киресенчә, арта. (таблица)
Бөгелмәнең ышанычлы "тоткасы" - шәһәрнең эре оешмалары. БМЗ, БЭНЗ, ТНГ-Групп, НПО НТЭС, ГКС һәм башкалар. Гомуми җитештерү күләме 2017 елда 53,3 млрд. сум булган. (графика) Халык өчен эш урыннары да бар дигән сүз. Шәһәрдә эшсезләр саны бары 0,42 процент тәшкил итә. Республика буенча бу бик түбән күрсәткеч. Ни кызганыч, яшьләр авылда яшәргә талпынып тормый. Эш юк, дип акланалар. Бөгелмә районында авыл хуҗалыгында, киресенчә, күтәрергә кирәк, - дип үз чыгышында билгеләп үтте Р. Миңнеханов. Республика буенча бу өлкәдә Бөгелмә районы - соңгылар рәтендә. Сөт саву, ит җитештерү күләме тиешле дәрәҗәдә түгел.
Җир кешесенең статусын күтәрү максатыннан, Бөгелмәдә "ЭКО туризм" проектын башлап җибәрделәр. Бу бөтен республика өчен үрнәк эш һәм Бөгелмә бу юлда беренче адым ясаучы булды.
Алсу Мөкатдәс
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа