Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы бөгелмәлегә “ТАССР оешуга 100 ел” истәлекле билгесен тапшырды

ТАССР оешуга 100 ел

ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин эш визиты белән Бөгелмәгә килде. Визит кысаларында, ул Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин белән Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллинның тол хатыны Гыйльмурый Кашап кызы янына килделәр. Аңа "ТАССР оешуга 100 ел" истәлек билгесен тапшырдылар.

Олы яшьтә булуына карамастан, хезмәт ветераны Гыйльмурый Гафиятуллина гаиләсе тарихын бик яхшы хәтерли. Ул сугышның беренче көнендә үзе туып-үскән Шөгер авылыннан фронтка өч ир-ат киткәнлеге турында сөйләде. Аларның берсе - ире Газинур Гафиятуллин.

1944 елның гыйнварында Газинур дошман дзоты амбразурасын яба. Аңа вафат булганнан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Газинур Гафиятуллин бюсты Бөгелмә Геройлары аллеясенә килүчеләрне беренчеләрдән булып каршы алып тора.

Гыйльмурый Кашап кызына гыйнвар башында 102 яшь тулды. Ул 8 бала тәрбияләп үстерә, балалары аңа 16 онык, 29 оныкчык бүләк итә.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса