Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле

Туган илебез Татарстан - күпмилләтле дәүләт. Хәзерге вакытта аның территориясендә 115 милләт вәкиле яши. Татарстан җире - татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Монда күп кенә башка милләт вәкилләре үзләренең икенче туган илен тапкан. Республикабыз халыкларының үзара дус, тату яшәве бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып тора. Шул уңайдан без...

Туган илебез Татарстан - күпмилләтле дәүләт. Хәзерге вакытта аның территориясендә 115 милләт вәкиле яши. Татарстан җире - татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Монда күп кенә башка милләт вәкилләре үзләренең икенче туган илен тапкан. Республикабыз халыкларының үзара дус, тату яшәве бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып тора. Шул уңайдан без сезне, хөрмәтле газета укучыларыбыз, Бөгелмәдә яшүче төрле милләт кешеләре белән таныштырырга булдык. Бүгенге язмабызның геройлары - Джафаровлар гаиләсе. Алар безнең шәһәргә ерак Бакудан 1996 елда күчеп килгән.

- Бөгелмәгә, абыема булышыр өчен дип, башта үзем генә килдем. Аның биредә чәчәкләр, азык-төлек кибетләре бар иде. Кыш көне беренче тапкыр Татарстан җиренә аяк бастым. Шуңа да ул миңа әкияткә килеп керү белән тиң иде. Базар янындагы агач өйләр, карт көртләре (гомеремдә шуның кадәр кар күргәнем юк иде), кышкы зәмһәрир суыклар... әле дә күз алдымда тора. Гаиләмне үз яныма алып килгәч, бөгелмәлеләр белән тыгызрак аралаша башладык һәм шуны әйтәсем килә, бик яхшы, тәртипле кешеләр алар, киң күңел белән каршы алды безне Бөгелмә халкы, - ди гаилә башлыгы Алтай Джафаров.

Алтай хәрби училище тәмамлаган, Баку прокуратурасында эшләгән. Ә Бөгелмәгә күчеп килүен үз эшен башлап җибәрү теләге булу белән бәйли.

Бераз уйлап торгач, тыйнак кына: "Бу минем язмышым инде", - ди.

Алтай бөгелмәлеләрнең мәхәббәтен яуларга өлгергән инде. Ул -шәһәребездә танылган флорист. Үзенең чәчәк кибетләре бар. Ул эстетик гүзәлекне сөюче иҗади зат икән. Үз куллары белән матур-матур чәчәк букетлары ясый белә.

- Мин Бөгелмәгә килгәндә, "букет" дигән сүзне гел кулланмыйлар иде. Моңа мин кеченәдән мөкиббән. Чәчәк үстерүче туган-тумача арасында үстем мин, үзем дә чәчәкләр үстердем, - ди Алтай.

Тормышта аның үз "чәчәкләре" дә бар. Бу - аның зур гаиләсе. Хатыны Нәзакәт белән алар 3 бала: ике ул һәм бер кыз үстерәләр. Гаиләләре бик тату. Андыйлар турында бөгелмәлеләр гадәттәгечә: "Бик тәртипле гаилә, балалары исәнләшә белә", - дип сөйлиләр.

- Азәрбайҗаннарда гаилә башлыгы - әти кеше. Шуңа да гаиләдә минем сүзем төп сүз булып кала. Балаларымны үзебезчә тәрбияләргә тырыштык. Мәсәлән, малайларым урамга чыгып киткәндә мин һәрвакыт: "Кичке сигездә өйдә буласыз!" - дип кырт кисә идем. Балалар урамда түгел, ә гаилә дә тәрбияләнергә тиеш бит. Минем принцибым шундый, - ди хуҗа кеше.

Балаларны назлаучы, иркәләүче булып, әлбәттә, хатын-кыз тора. Гаилә остабикәсе Нәзакәт аш-суга да оста. Милли ризыклар пешереп, туган-тумачаларын гына түгел, ә бөгелмәлеләрне дә сыйлап өлгергән ул (гаилә бер-ара үз бизнесын шәһәр кафесында ачып карый һәм бу эшләре уңышлы булып чыга. Әлеге кафе аш пешерүчесе әзерләгән ризык турында шәһәрдә дан тарала). Һөнәре буенча музыкант-педагог булса да, Нәзакәт гомер буе йорт хуҗабикәсе (гаилә башлыгы таләбе!) булып торган.

- Мин бик бәхетле кешемен. Гаилә тоткасы булган ирем - минем өчен зур терәк. Күңелем ни генә теләмәсен, әкият герое сыман, барысын тормышка ашыра ул минем һәм балаларым өчен. Бер-беребезне бик яратабыз. Мәхәббәт булган җирдә бәхет була инде, - ди ул елмаеп.

Гаилә чәчәкләре - балалар инде үсеп җиткән. Олы уллары Акшин дзюдо буенча мастерлыкка кандидат булып тора, берничә тапкыр Татарстан чемпионы исемен яулаган. Үзен грек-рим көрәшендә һәм самбода таныткан. Бүгенге көндә үз бизнесы (чәйханә хуҗасы) белән шөгылләнә. Икенче уллары Октай (шулай ук иҗат кешесе, рәсем ясарга ярата икән) Казан федераль университетында юристлыкка укый. Параллель рәвештә дизайнерлык шөгылен үзләштерә. Әти-әнисенең иң яратканнары - кызлары Аян әлегә мәктәптә укучысы. Ул да, гаиләдәге бар кеше кебек, гүзәллеккә, матурлыкка гашыйк кыз.

- Әтиемнән киләчәктә миңа гүзәллек салоны ачып бирүен сорыйм, - ди ул үз хыяллары турында әйтеп.

Бу матур гаиләдә бар теләкләр дә, хыяллар да тормышка аша. Чөнки моңа гаилә әгъзаларының барысы да чын күңелдән ышана.

Һәр милли тел, һәр халык - дәүләтнең, шәһәребезнең кабатланмас бер бизәге, чәчәге. Димәк, Бөгелмә - кечкенә генә дуслык иле, һәрбер милләт - аның гөле дияргә безнең бар ышанычыбыз бар. Джафаровлар гаиләсе моңа бер үрнәк булып тора.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Фотолар - Джафаровларның гаилә альбомыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса