Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Татармультфильм – Бөгелмәдә

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, "Век Татарстана" мәдәни-белем бирү республика проекты кысаларында, Бөгелмәнең "Балалар сәнгать мәктәбе" базасында "Татармультфильм" берләшмәсе тарафыннан ТАССР тарихы һәм мультфильмнар эшләү процессы буенча мастер-класслар үткәрелде. Чараның техник оештыручысы - "Үзәкләштерелгән район клуб системасы" учреждениесенең күчмә мәдәни үзәге. Мастер-класслар "Татармультфильм" берләшмәсенең күчмә эш төркеме тарафыннан үткәрелде....

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, "Век Татарстана" мәдәни-белем бирү республика проекты кысаларында, Бөгелмәнең "Балалар сәнгать мәктәбе" базасында "Татармультфильм" берләшмәсе тарафыннан ТАССР тарихы һәм мультфильмнар эшләү процессы буенча мастер-класслар үткәрелде. Чараның техник оештыручысы - "Үзәкләштерелгән район клуб системасы" учреждениесенең күчмә мәдәни үзәге.

Мастер-класслар "Татармультфильм" берләшмәсенең күчмә эш төркеме тарафыннан үткәрелде. Рәссам-аниматорлар ТАССРның төп тарихи вакыйгалары турында сөйләделәр һәм анимация ясау серләре белән уртаклаштылар. Практик шөгыль вакытында барлык катнашучыларга да "Минем районны гербы" сәнгать бәйгесендә катнашу мөмкинлеге бирелде. Балалар Бөгелмә районы гербын, шулай ук, шәһәрнең истәлекле урыннарын үз күзаллаулары буенча рәсемгә төшерделәр. Моңардан тыш, чарада "Герб - безнең районның символы" темасына шигырь язу иҗади бәйгесе игълан ителде, әлеге эшләр "Век Татарстана" милли мультфильмының төп өлешенә керәчәк. Барлыкка китерелгән мультфильмда Республиканың һәрбер муниципаль районы 30 секундлык фрагмент белән тәкъдим ителәчәк. Әлеге бәйгеләрдә 1 - 8 сыйныф укучылары катнаша ала. Моның өчен культурный дневник.рф сайтында теркәлергә кирәк. Анда "Век Татарстана" проекты өчен махсус бүлек булдырылган.

ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган мультфильм 1 сентябрь көнне татар һәм рус телләрендә чыгачак.

Бөгелмә муниципаль районы "Үзәкләштерелгән район клуб системасы" учреждениесенең күчмә мәдәни үзәге "Век Татарстана" милли мультфильм булдыру республика проектына кушылырга, сәнгать һәм иҗади бәйгеләрдә актив катнашырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса