Татар халкының милли ризыгы – кыстыбый белән танышуны башлап җибәрәбез
Бүген без сезне бөгелмәле Кадрия Җиһангәрәевадан килеп төшкән рецептлар белән таныштырабыз. Ул безгә кыстыбыйның берничә төрле пешерү ысулын җибәргән. Бәрәңге кыстыбые Сөттә яки суда йомырка сытып, кирәгенчә тоз салып, бик артык каты итмичә төче камыр басыла. Камыр 100 г зурлыгында итеп кисәкләргә бүленә һәм һәр кисәк юка җәймә итеп җәелә....
Бүген без сезне бөгелмәле Кадрия Җиһангәрәевадан килеп төшкән рецептлар белән таныштырабыз. Ул безгә кыстыбыйның берничә төрле пешерү ысулын җибәргән.
Бәрәңге кыстыбые
Сөттә яки суда йомырка сытып, кирәгенчә тоз салып, бик артык каты итмичә төче камыр басыла. Камыр 100 г зурлыгында итеп кисәкләргә бүленә һәм һәр кисәк юка җәймә итеп җәелә. Җәймәләр аш тәлинкәсе зурлыгында булырга тиеш. Аларны табага май сөртмичә генә пешерәләр. Асты-өсте килеп пешкән җәймәләрне, берсе өстенә берсен өеп, чиста тастымал белән каплап куялар.
Чистартылган бәрәңгене тозлы суда пешерәләр. Суын саркытканнан соң, тукмак белән яхшылап изәләр, эченә сөт, сары май салалар, йомырка сыталар, кирәк кадәр тоз сибәләр. Җәймәне урталай бөкләп, яртысына бәрәңге боткасын бармак калынлыгында ягалар да икенче яртысы белән каплыйлар. Ясап бетергәч, кыстыбый эретелгән атланмай белән майлана һәм бераз җылы мичтә тотып, табынга кайнар көе бирелә.
Бер кыстыбыйга: 100 г камыр, 100 - 300 г бәрәңге боткасы, майлау өчен 15 -20 г атланмай. Бәрәңге боткасына салу өчен 1 йомырка, кирәк кадәр тоз, борыч алына. Теләгән кешегә бәрәңге боткасына кыздырылган суган да салырга мөмкин.
Киндер орлыгы кыстыбые
Киндер орлыгын киптереп төяләр дә юка иләктән илиләр. Иләнгән орлык онын алып, аңа өчтән бер өлеше кадәр бәрәңге боткасы кушалар, сөт өсте һәм май сибәләр. Бу масса сыек ботка хәлендә булырга тиеш. Аны алдан әзерләнгән җәймәләргә ягып, кыстыбый ясыйлар. Майлаганнан соң, киндер орлыгы кыстыбыен, киндер орлыгы бераз парлансын өчен, 5 - 10 минутка кызу мичкә куеп торалар. Кыстыбыйны табынга кайнар килеш бирәләр.
Бер кыстыбыйга: 100 г камыр, 100 - 200 г киндер орлыгы массасы, 30 - 50 гбәрәңге, майлау өчен 15 - 20 г атланмай, кирәк кадәр сөт өсте һәм тоз алына.
Мәк кыстыбые
Мәкне илиләр һәм кайнар суга салып җебетәләр. Бүртә башлагач, иләктә саркыталар да килегә салып төяләр. Төелгән мәккә бераз каймак (сыекланмаслык итеп кенә) кушыла һәм тәмләнгәнче шикәр комы сибелә. Бу массасны пешерелгән әзер җәймәгә ягалар.
Бер кыстыбыйга: 100 г камыр, 80 - 100 г мәк массасы, майлау өчен 15 - 20 г атланмай, кирәк кадәр сөт өсте һәм шикәр комы алына.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Бер карашка гади генә тоелган милли ризыгыбыз күптөрле була икән. Сез дә кыстыбыйны үзегезчә пешерәсездер. Башкалар да танышсын алар белән, бәлки кемнең дә булса күңеленә хуш килер сезнең рецепт.
"Кыстыбый-шоу" фестиваль-конкурсы ике этапта узачак. Беренче турда без сездән кыстыбый рецептларын кабул итәбез. Аларны 14 апрельгә кадәр lai-ru@yandex.ru электрон почтасына, яисә редакциягә (423231, К. Маркс урамы, 32 нче йорт, "Бөгелмә авазы" газетасына) хат юллый аласыз. 17 апрельдә фестивальдә катнашучылар сайлап алына. Бәйгенең икенче этабы 21 апрель көнне Татар мәдәният үзәгендә узачак. Анда инде иң оста пешекчеләрне, иң оригиналь рецептларны сайлап алачакбыз. Һәр катнашучы Дипломга ия булачак. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә!
"Кыстыбый-шоу" фестиваленә рецептлар кабул итүне дәвам итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа