Татар Димскәендә – чаңгы ярышлары (+ФОТОЛАР)
3 мартта Татар Димскәе авылында Ватанны саклаучылар көненә багышланган күмәк чаңгы ярышлары узды. Матур традициягә әйләнгән ярыш кунакларын - димскәйлеләрне күңелле музыка һәм оештыручыларның көләч йөзләре каршы алды. Иң элек авыл советы рәисе Ринат Галләмов авылдашларны, барлык ир-атларны, егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Әфган сугышында катнашкан авылдашы Рәсим Әбделмәновка...
3 мартта Татар Димскәе авылында Ватанны саклаучылар көненә багышланган күмәк чаңгы ярышлары узды.
Матур традициягә әйләнгән ярыш кунакларын - димскәйлеләрне күңелле музыка һәм оештыручыларның көләч йөзләре каршы алды. Иң элек авыл советы рәисе Ринат Галләмов авылдашларны, барлык ир-атларны, егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Әфган сугышында катнашкан авылдашы Рәсим Әбделмәновка бүләк тапшырды. Рәсим Әбделмәнов - Димскәй авылында туып-үсеп, армиягә алынган, Әфган сугышында катнашкан кеше. Хезмәт итеп кайтып, туган авылында гаилә кора, балалар үстерә, гомере буена колхозда эшли.
Авылдашларын бәйрәм белән котларга депутат Шамил Фәхриев та кайткан иде.
Ярыш башланды! Авыл мәктәбенең физкультура укытучысы Лена Миңнекәева үзенең эш коралы - секундомерын тотып, катнашучыларны җибәреп һәм каршы алып торды.
Беренче булып 1-4нче сыйныф укучылары старт алды, соңрак 5-9нчы сыйныфлар кузгалды. Мәктәп укучыларыннан соң, өлкәннәр - хатын-кызлар һәм ир-атлар җилдерде. Кызганычка каршы, катнашучылар арасында ир-егетләр бик аз иде. Авыл советы һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре чаңгы шуып килүчеләрне кайнар чәй һәм төрле тәм-томнар белән каршы алып тордылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, түбәндәге катнашучылар яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.
1-4нче класслар арасында:
1нче урында - Ләйлә Фәйзуллина, Ринат Миңнебаев.
2нче урында - Лилия Нәгыймова, Райнур Вәлиев.
3нче урында - Азалия Романова, Сергей Горшенин.
5-9нчы класслар арасында:
1нче урында - Самира Муллагалиева, Рома Журавлев.
2нче урында - Флорида Нәбиуллина, Айдар Хәйбуллин.
3нче урында - Динара Вәлиәхмәтова, Денис Кадыйров.
Өлкәннәр арасында:
1нче урында - Рәзинә Вәлиәхмәтова, Малик Кадыйров.
2нче урында - Ләйсән Миңнуллина, Сергей Ковалев.
3нче урында - Фәйрүзә Тәбрисов , Радик Гәрәев.
Урын алмаган катнашучыларга да бүләкләр бирелде. Ярышта мәктәп укучылары бик актив катнашты, чөнки аларга һәрдаим укытучылары, мәктәп директоры үрнәк күрсәтә, спортны яратырга өнди. Ярышта балалары белән бергә чыгыш ясаучылар арасында Радик Гәрәевны, Ландыш Фәйзуллинаны күрергә мөмкин булды. Афәрин!
Гаиләләре белән катнашучылар да бар.Алар - Вәлиәхмәтовлар, Фәйзуллиннар, Миңнуллиннар. Ярышны япканда Ринат Галләмов әлеге матур традицияне дәвам итәргә сүз бирде һәм мондый чараларда авылдашлар күбрәк катнашсын иде дигән теләктә калды. Барлык катнашучыларга да рәхмәтен белдерде.
Димскәй авылында халыкны, яшьләрне спортка тарту эше актив башкарыла. Җәй көне футбол уеннары, балалар арасында төрле спорт ярышлары уза. Авыл үзәгенә спорт тренажерлары урнаштырылган - шөгыльләнегез генә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia