Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Татар Димскәе сессиясе

Татар Димскәе авыл җирлеге Советы сессиясе узды. Җирле депутатлар халык алдында узган елда башкарган эшләре турында хисап тотты.

Төп отчет доклады белән Татар Димскәе муниципаль берәмлеге башлыгы Ринат Галләмов чыкты. Өстәмә чыгышларлар белән мәктәп директоры Илгизә Ибраева, балалар бакчасы мөдире Рузалия Маннапова, фельшер-акушерлык пункты җитәкчесе Гөлзәрә Солтанова, җирле участковый, полиция капитаны Айрат Вәлиев һәм БМР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Морад Булгаков чыктылар. Соңыннан халык үзен борчыган сорауларын бирде, әлеге мәсьәләләр 2016 елда хәл ителер дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса