Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Тарихыбызны тану

30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Бу дата - барыбызга да илебез тарихында булган фаҗигале хәлләрне искә төшерү көне, ул вакытта миллионлаган совет кешесе, шул исәптән безнең республика халкы да, сөргеннәрне һәм лагерьларны үтеп, тоталитар система корбаннары булдылар.

Сәяси репрессияләрне кичергән кешеләр өчен бу көн - кайгы һәм олы хәсрәт көне. Яшь буын өчен - гади булмаган тарихыбызны тану. Бу - хәтер дәресе, аннан дөрес нәтиҗәләр ясарга кирәк.
Үткән гасырның сугыш алды елларында сәяси сәбәпләр аркасында халкыбызның тулы бер катламы юкка чыгарылды. Крестьяннар, интеллигенция, эшчеләр, хәрбиләр сәяси эзәрлекләүләргә дучар булдылар. Барлык дини конфессия вәкилләре шулай ук эзәрлекләнде. "Халык дошманы" тамгасы репрессиягә эләккәннәргә генә түгел, ә аларның туганнарына һәм якыннарына да салынды. Җимерелгән миллионлаган кеше язмышы һәм көч куллану нәтиҗәсендә өзелгән гомерләр бөек фаҗиганең башлангычына нигез салды, кешеләрдә һәм җәмгыятьтә тирән социаль ризасызлык тудырды. 1937 - 1938 еллар репрессияләрнең иң котырган чагы булды.
Тоталитар режим корбаннары арасында безнең якташлар да аз түгел. Аларның күбесе ул куркыныч вакытларны узган һәм бүген аларның йөрәкләре үткән гасырның озак вакыт дәвамында истә тотарга, алар турында уйларга рөхсәт ителмәгән вакыйгалары турында хатирәләрне саклый.
Татарстанда 50 меңнән артык сәяси репрессия корбанының һәм аларның административ репрессияләргә дучар булган гаиләләренең исемнәре республиканың Хәтер китабының 25 томында мәңгеләштерелде.
Ил һәм республика җитәкчелеге ул чорның тоталитар режимын үткән гражданнарга хокукый һәм социаль ярдәм күрсәтү өчен тиешле чаралар күрүне алга сөрә. Татарстанда акланган затларга һәм сәяси респрессияләрдән зыян күргәннәргә республика бюджеты хисабына социаль ярдәм чаралары күрсәтелә.
Гаепсез корбаннар турында хәтер республикабызның һәр гражданины йөрәгендә урын алсын һәм хокукый, демократик җәмгыять төзергә ярдәм итсен иде дигән уй өстенлек ала.
Бүген Бөгелмәдә дә сәяси репрессия корбаннарына куелган һәйкәл янында хәтер һәм мәтам митингы узды. Ул шомлы еллар кабатланмасын, нахакка гаеп ягып, кеше гомерләре кыелмасын иде дигән теләктә булдылар анда катнашучылар.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса