Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

​​​​​​​Таныш булыгыз: Ислам Гайсин

Таныш булыгыз: Ислам Гайсин – рэпер, буш вакытларында текстлар яза. Музыка сөючеләр аны “Guys” дип беләләр. Тиз арада ул яшь буынның игътибарын яулап алды. Без аның белән әңгәмә корып алдык һәм ул минем сорауларга менә нинди җаваплар бирде.   

– Ислам, башта бераз үзең белән таныштырып үт әле?

 – Миңа 22 яшь, Чаллыда туып-үстем, төп һөнәрем – техника белән бәйле, слесарь, хәзер Чаллыда яшим, “КамАЗ” заводында эшлим, машиналарга газ җиһазлары урнаштыру белән мәшгульмен.

– Белүемчә, син Бөгелмә белән дә яхшы таныш...

– Әйе, Бөгелмә минем өчен чит түгел, чөнки биредә ел ярым эшләдем. Иҗади юлымны да биредә башладым. Бик матур, тыныч шәһәр. Хәзер анда күп дусларым бар, үзем дә кунакка килгәләп торам.

 – Музыка яки гомумән, иҗат белән күпме шөгыльләнәсең?

 – Музыка белән ныклап кызыксына башлавыма 5 еллап инде,  17-18 яшьтән шөгыльләнә башладым. Минем дусларым да музыка белән мавыгалар, аларга ияреп, мин дә җырлап карарга булдым һәм алар ярдәме белән менә шулай кереп киттем инде.

– Ни өчен – рэп?

Берара буш вакытым барлыкка килде. Төрле яклап карап, сынап дигәндәй, мин музыканың жанрын сайладым – рэп һәм хәзерге вакытта мин алар өстендә эшлимен.

– Көйләргә текстларны үзең язасыңмы?  

– Әйе, текстларны үзем язам, текст юллары үзеннән-үзе, гел уйламаган җирдән килеп чыга.

 – Нинди җырлар белән танылып киттең? Трекларда берәр стиль яки шәхси почеркың бармы?

– Төрле җырлар белән инде. Социаль челтәрләрдә әкренләп тыңлаучыларым барлыкка килә башлады. Стиль төрле, мин үземнекен ничек атарга һәм тасвирларга белмим әле, гомумән – һәркемнең үз стиле.

– Сине тыңлаучыларың  “Guys” буларак беләләр, бу псевдонимны каян таптың?

– Инглиз телендә бу сүз “егетләр” дигәнне аңлата, ә  яңгырашы минем фамилиягә якын. Менә шулай килеп чыкты инде.

– Иҗат өлкәсендә киләчәккә планнарың нинди?

– Киләчәктә бик күп җырлар язасым, күбрәк йөрәкләрне яулап,  барысын да үз иҗатым белән сөендерәсем килә.

– Кайсы шәһәрләрдә, нинди сәхнәләрдә чыгыш ясарга теләр идең?

– Мөгаен, Мәскәүдә чыгыш ясарга теләр идем. Тик хыялны чынга ашырыр өчен күп эшләргә кирәк әле.

– Сәхнәдәге хисләрен ничек күзаллыйсың? 

– Мин бит, әйткәнемчә, социаль челтәрләр аша таныла башладым. Әлегә андый концертларым булмады – барысы да алда дип саныйм. Мөгаен, бу кабатланмас хисләрдер. Сәхнәдә басып тору һәм бөтен халыкның синең җырларны җырлап-биюләрен күрү үзе бер бәхеттер дип уйлыйм.

– Якын киләчәктә җанатарларыңны нинди яңа әсәрләрең белән сөендерергә уйлыйсың?  

– Тиздән бик күп материал чыгачак, шул исәптән, “Мәхәббәтем минем” җыры да тыңлаучыларга барып ирешер дип өметләнәм.

 – Музыка белән шөгыльләнә башлаучыларга нәрсә әйтә аласың?

– Иҗат кешеләре өчен иң мөһиме бер тапкан яңалык я ирешкән уңыш белән тукталып калмау. Үз-үзегезгә ышаныгыз, сез барысын да булдыра аласыз. Һәммәгезгә дә яхшылык һәм тынычлык кына телим.

Миләүшә ХӘСӘНШИНА,

техник-төзелеш көллияте студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса