Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Танылган фотографта фотосессия узасың киләме? Безгә фото җибәр!

Хөрмәтле укучыларыбыз, сайтыбызда яңа бәйге башлап җибәргәнче, аңа ныклап әзерләндек дисәк, бер дә ялган булмас, чөнки, яңа фотоконкурс игълан иткәнче, сезнең фикерне беләсебез килде. "Яңа фотобәйгегә кайсы теманы сайлыйбыз?" дигән сораштыру үткәрдек. Сорау алу нәтиҗәләре буенча "Безнең тату гаилә" дигән тема беренчелеккә чыкты. Шулай итеп, "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты...

Хөрмәтле укучыларыбыз, сайтыбызда яңа бәйге башлап җибәргәнче, аңа ныклап әзерләндек дисәк, бер дә ялган булмас, чөнки, яңа фотоконкурс игълан иткәнче, сезнең фикерне беләсебез килде. "Яңа фотобәйгегә кайсы теманы сайлыйбыз?" дигән сораштыру үткәрдек. Сорау алу нәтиҗәләре буенча "Безнең тату гаилә" дигән тема беренчелеккә чыкты.

Шулай итеп, "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Безнең тату гаилә" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итә. Сездән тату гаиләгез белән төшкән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Шунысы да игътибарга лаек, фотоларның размеры зур һәм сыйфаты яхшы булырга тиеш, чөнки без аларны газетада да бастырабыз.

Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерыгызны да юллавыгызны сорыйбыз. Аларны lai-ru@yandex.ru электрон адресына яки "ВКонтакте" челтәрендәге администраторга https://vk.com/id378693978 "Безнең тату гаилә!" дип җибәрүегез сорала.

Фотолар бүгеннән алып, 15 майга кадәр кабул ителә. Тавыш бирү формасы һәм нәтиҗәләр игълан итү вакыты турында соңрак хәбәр итәрбез.

Бәйге турында барлык мәгълүмат "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында һәм "ВКонтакте" челтәрендә газетаның шәхси битендә булачак.

Җиңүче пар тавыш бирү нәтиҗәсендә ачыкланачак.

Бәйгенең исеменә күрә җисемен дә туры китерергә тырыштык. Җиңү яуланган тату, матур гаиләне Бөгелмә һәм күрше шәһәрләрдә танылып өлгергән фотограф Елена Минаҗевадан җәйге фотосессия өчен сертификат көтә. Икенче һәм өченче урын ияләренә исә, фотосессия узу өчен 1 000 сумлык һәм 500 сумлык ташлама сертификатлары каралган. Алга, дуслар, фотосессиягә!

Спонсорыбыз Елена Минаҗеваның эшләре белән түбәндәге ссылкалар буенча кереп таныша аласыз: аның Вконтакте төркемендәге шәхси бите - https://vk.com/selen_photographer; ул җитәкчелек итүче төркем - https://vk.com/selen_photo_group. Бәйгенең асылын чагылдыручы төп фото Еленаның иҗат җимеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса