Талпаннар бөгелмәлеләргә һөҗүм итә
Май, июнь, ә соңрак август, сентябрь айлары талпаннарның иң активлашкан чорлары булып санала. Әмма, яз көне алар бигрәк тә җанлана һәм аеруча куркыныч тудыра. Чөнки җылылык, дымлылык бу бөҗәкләрнең яшәеше өчен иң кулай шартлар булып тора. Яз салкын килүгә карамастан, республика, җирле белгечләр инде аннан зыян күрүчеләр барлыгын әйтә. Бүгене...
Май, июнь, ә соңрак август, сентябрь айлары талпаннарның иң активлашкан чорлары булып санала. Әмма, яз көне алар бигрәк тә җанлана һәм аеруча куркыныч тудыра. Чөнки җылылык, дымлылык бу бөҗәкләрнең яшәеше өчен иң кулай шартлар булып тора.
Яз салкын килүгә карамастан, республика, җирле белгечләр инде аннан зыян күрүчеләр барлыгын әйтә. Бүгене көндә Бөгелмә районында бу уңайдан 58 кеше дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән. Беренче очрак 28 апрель көнне теркәлгән булган. "Май бәйрәмнәре чорында бөгелмәлеләрнең күбесе бакчаларга, зиратларга барганлыктан, бу мәлдә талпан кадалып мөрәҗәгать итүчеләр саны бигрәк тә күп булды. Шулай да, шәһәрнең парк-урман зоналары талпаннарга каршы һәрдаим эшкәртелә", - дип сөйләде Бөгелмә районының гигиена һәм эпидемиология үзәге эпидемиологы Оксана Лапшина.
Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе укыту-методик үзәге Бөгелмә филиалы белгечләре хәбәр итүенчә, талпаннар куе үләнле урыннарда, яфраклы һәм катнаш урманнарда күпләп яши. Дымлы, сулы урыннарны ярата, иртәнге якта, кояш ныклап кыздыра башлаганчы, бигрәк тә актив була. Күләгәле урыннарны, 25 - 50 сантиметр биеклектә уза торган юл буйларын да үз итәләр. Талпаннардан саклану өчен алар кадалу ихтималы булган урыннарда баш киемсез йөрмәгез, урманга, басуга чыкканда җиңнәре тыгыз томалана торган озын күлмәк киегез, чалбар балакларын, талпан эчкә үтеп кермәслек итеп, оекбаш, итек эченә тыгып куегыз. Киемегезгә талпаннарны үтерә торган препаратлар сиптерегез.
Урман-басулардан йөреп кайткач, өс киемегезне дә, чишенеп, эчке киемнәрегезне дә яхшылап селкегез, тәнегезне җентекләп тикшерегез, чәчләрегезне вак тешле тарак белән тарагыз. Вакытында саклану чаралары күрсәгез, табигатькә сәяхәтегез, сагынып алган бакча сезонында эшләвегез бары тик шатлык кына китерер.
Ләйсән ЙОСЫПОВА,
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа