РФ Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ТР идарәсе, киң җәмәгатьчелекне җәлеп итеп, табигатебезне саклауга юнәлдерелгән прог-раммаларны гамәлгә ашыра.
Марат УСАКОВ,
РФ Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ТР идарәсе
көньяк-көнчыгыш территориясенең II разрядлы белгече.
2012 елда "Халык контроле" геоинформацион системасы эшли башлады. Аның ярдәмендә һәрбер гражданин табигатьтән файдалану турындагы законнарның бозылу фактлары турында хәбәр итә ала. Экология министрлыгы чүплекләр, һава сафлыгы, су чисталыгы, санитар торыш турындагы хәбәрләргә беренче чиратта игътибар итә. Агымдагы елның май аеннан бу категорияләргә "Законлы булмаган карьерлар" да өстәлде. 2014 елда "Мәктәп экопатруле" системасы эшли башлады. Һәрбер мәктәп укучысы санкцияләнмәгән чүплекләр турында хәбәр бирә ала. Уку елы ахырында иң актив укучыга, сыйныфларга, мәктәпләргә бүләкләр бирү каралган. "Халык контроле" һәм "Мәктәп экопатруле" программаларыннан алынган хәбәрләр турындагы барлык фактлар "Экологик карта" геоинформацион сис-темасында (www.ecokarta.tatar.ru) чагылыш таба, бу исә тәртип бозуларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә. Яңа механизмнарны гражданнар ярдәменнән башка эшләтү мөмкин түгел.
1 августтан яңа механизм гамәлгә керде. Монысы инде гражданнарны матди яктан кызыксындыруга корылган өр-яңа алым. Элекке механизмнар безгә тәртип бозылган урынны һәм ул җирнең хуҗасын гына ачыкларга мөмкинлек бирә, ә тәртип бозган кеше еш кына читтә кала торган иде. Ә яңа механизмны эшләтеп җибәрү теге яки бу рәвешле тәртип бозучының үзен ачыкларга ярдәм итәчәк. Югарыда әйтелгән тәртип бозуларны ачыкларга булышкан кешегә
1 мең сум акча түләнә.
Тәртип бозуларны теркәү eco.signal@tatar.ru сайты аша хәбәр ителеп, министрлыкның интернет-кабул итү бүлегендә (http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm), яисә видеоязма һәм фоторәсемнәрне теркәү юлы белән турыдан-туры мөрәҗәгать итү рәвешен-дә башкарыла.
Видеоязмаларда, фотосурәтләрдә закон бозу мизгеле, тәртип бозучыны фаш итәрлек берәр шаһәдәтлек билгесе (автотранспорт чарасының дәүләт теркәү номеры, кешенең йөзе һ.б.), язма я сурәтне төшерү вакыты күрсәтелергә тиеш.
Акча тәртип бозу факты раслангач, гаепле кеше җавапка тартылгач, аны җавапка тарту турындагы карар үз көченә кергәннән соң биш көн эчендә министрлык кассасы аша, яисә картага күчерү юлы белән түләнә. Акчаны алу өчен мәгълүмат бирүче паспортын, ИНН, СНИЛС күрсәтергә һәм мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә тиеш.
Гражданнар табигатьне саклауга кагылышлы законнарның үтәлешен бозу очракларын ачыклау эшендә активрак булсыннар иде дигән теләктә калабыз.