Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Табигать кочагына сәяхәт. Тукталыш: Кызыл Чишмә авылы

Кодаш авыл җирлеге - Татрстан Республикасының көнъяк-көнчыгышында урнашкан, Карабаш бистәсе, Азнакай һәм Әлмәт районнары белән чиктәш, дигән сүзләрдән башланып китә ТР муниципаль берәмлекләр порталында урнаштырылган мәгълүмат. Бөгелмә районына Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Казаннан килеп төшкән кунаклар Кодаш турында аннан кала артык зур мәгълүматка ия булгандыр дип уйламыйм. Ләкин агротуристлар өчен тәкъдим...

Кодаш авыл җирлеге - Татрстан Республикасының көнъяк-көнчыгышында урнашкан, Карабаш бистәсе, Азнакай һәм Әлмәт районнары белән чиктәш, дигән сүзләрдән башланып китә ТР муниципаль берәмлекләр порталында урнаштырылган мәгълүмат. Бөгелмә районына Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Казаннан килеп төшкән кунаклар Кодаш турында аннан кала артык зур мәгълүматка ия булгандыр дип уйламыйм. Ләкин агротуристлар өчен тәкъдим ителгән маршрут авыл җирлегенең бар гүзәллеген ачып бирерлек итеп оештырылган.

Кунак журналистларны автобуска утыртып, Кодаш авыл җирлеге составына кергән Кызыл Чишмә авылына алып киттеләр, без - җирле журналистлар да алардан калмадык, әлбәттә. Район авыллары буйлап сәяхәт безнең өчен дә бик файдалы булачагы билгеле иде. Шулай итеп, килеп төштек Кызыл Чишмә авылында урнашкан мөгезле эре терлек фермасына. Кунакларны "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык җитәкчесе Харис Әхмәтгәрәев каршы алды. Биредә "Герефорд" токымлы мәрмәр итле үгезләр үрчетү белән шөгыльләнәләр. Иң беренче булып, авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча махсуслашкан журналистларны итне реализацияләү мәсьәләсе һәм суммасы кызыксындырды. "Безнең район халкы өчен мәрмәр ит ни, гади ит ни. Барысы да бер. Бәясен дә арттырып булмый, ул очракта алучы кеше юк, шуңа күрә барысын бер бәягә сатабыз инде без", - дип җавап бирде Харис Әхмәтгәрәев.

Фермадан ерак түгел бурап салынган агач йорт һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Ул туристлар өчен төзелә икән. Дөрестән дә, авыл җирен күрәм дип, шәһәр кунакханәсендә яшәп ятып булмый бит инде! Саф һавада, тау буенда, урман янында... Менә бит рәхәтлек!

Алга таба Бөгелмә районыбыз таң калдыруын дәвам итте. Шушында ук Кызыл Чишмә авылы җирендә сулык яшеренгән икән. Аны Юнис Калимуллин үз куллары белән булдырган, бирегә балыклар да җибәргәннәр. Көймәдә йөзәргә, балык тотарга, хәтта атта да йөрергә мөмкин монда. Болай да матур урманлы тау битләрен, сулык тагын да ямләндереп җибәргән. Алар әле хәләл җефете Зилә Гыйниятуллина белән бергә гаилә фермасы да тоталар.

Бу тырыш авыл кешеләре кунакларны ачык йөз белән каршы алды, тәмле итеп сыйлады. Алар журналистларга үзләре җитештергән продукцияне: яңа савып алынган сөт, май, каймак, өйдә пешерелгән ипи, авыл йомыркасы һәм ит авыз иттерде. Шушында ук журналистларны татар халкының милли ризыгы бәлеш белән дә сыйладылар. Зилә Миассаровнаның бәлеше телеңне йотарлык! Кунаклар да аны югары бәяләде һәм хуҗабикәдән пешерү сере белән бүлешүен сорады.

- Бәлеш тәмле булсын өчен, мөһим бер сер бар. Ул - иртәнге өчтә ирең битеңнән үбеп уятырга тиеш, шунсыз бәлеш уңмый. Аннан соң бәрәңгесен әрчисең, итен, суганын турыйсың, камырын басасың, - дип шаярып куйды хуҗабикә.

Шәһәрдән читтә, тынычлыкта табигать кочагында булып кайту үзе бер ләззәт. Кызыл Чишмә авылындагы Кәлимуллиннар гаиләсе булдырган үзенә күрә бер курорт, киләчәктә авыл туристларының яраткан урынына әверелү мөмкинлеге зур.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса