Старт! Игътибар! Марш - мәктәпкә!
Әлеге сүзләрне әйтер өчен бары 6 көн калды. Быел 1 300 нәни бөгелмәле беренче сентябрьдә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк керәчәк. Шуларның 64 е күп балалы, аз керемле, тулы булмаган гаиләләрдән. Алар иң беренче чиратта ярдәмгә мохтаҗ. Шул уңайдан республикада инде 16 ел "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" хәйрия акциясе...
Әлеге сүзләрне әйтер өчен бары 6 көн калды. Быел 1 300 нәни бөгелмәле беренче сентябрьдә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк керәчәк. Шуларның 64 е күп балалы, аз керемле, тулы булмаган гаиләләрдән. Алар иң беренче чиратта ярдәмгә мохтаҗ. Шул уңайдан республикада инде 16 ел "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" хәйрия акциясе эшләп килә. Быел аңа август башында старт бирделәр. Акция кысаларында республикада 30 мең балага ярдәм итү күздә тотыла.
Бүген Бөгелмә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров белән шәһәр депутатлары 24 балага букчалар тапшырды.
Беренче сыйныфка җыенган балаларның әти-әниләренең хәлен аңлап була: алар хәзер күңелле һәм бер үк вакытта финанска бәйле мәшәкатьләр белән яши: балаларының уку әсбапларын барлый, кием-салым ала.
-- Балаларны мәктәпкә әзерләү -- бик мәшәкатьле эш. Бер баланы аягыннан башына кадәр киендереп, кирәк-яракларын әзерли башласаң, кимендә 10 - 15 мең сум акчаңны чыгарып салырга кирәк. Ә безнең күп балалы гаиләбез (7 бала) өчен бу зур чыгым. депутатлар тапшырган бүләк безнең өчен зур ярдәм, бик зур рәхмәт. Аңлап эш итәләр. Берәүләрнең дәфтәр-каләмнәргә, икенчеләрнең яңа мәктәп формасы яки спорт киемнәре сатып алырга акчасы җитми бит, -- ди беренче сыйныфка баручы Александраның әнисе Ирина Набережнева.
Шәһәр һәм республика җитәкчелегенә бүгенге көндә күпләр рәхмәтле. Шуңа күрә дә мондый игелекле гамәлләрнең бик тә кирәклеген аңлап, авыр тормышта яшәүчеләргә ярдәм кулу сузу Татарстанда күптәнге традиция әверелде. Гомумән, республикабыз халыкның тормышын яхшырту ягыннан үсеш алган регионнарның берсе булып тора. Рейтинг буенча - дүртенче. Алда -- Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург кына. Ә Идел буе округында безгә тиңнәр юк. Бу - Татарстан җитәкчелегенең дөрес итеп алып барылган социаль икътисады белән бәйле.
Республикада социаль яклауга өстенлекле игътибар бирелә. Икътисадый яктан авыр чор булуга карамастан, туган җиребездә 30 социаль программа тормышка ашырыла. Барысы да - Президент инициативасы һәм хуплавы белән эшли. Бүгенге көндә Татарстанның социаль түләүләренә 30 федераль һәм 49 республика чарасы кергән. Әлеге система адреслы ярдәм күрсәтү белән бәйле. Бу ярдәмне 1,7 миллион кеше ала. Әлбәттә инде, бу исемлекнең беренче урынында аз керемле, күп балалы һәм инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләр тора.
2016 елда "Үземнең шәхси тормышым булачак" проекты тормышка ашырыла башлады. Ул инвалид балаларга мәктәптән чыгып, зур тормышка аяк басканда ярдәм итүне максат итеп куя. "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге директоры Елена Старостина сүзләренә караганда, аларда тәрбияләнеп тернәкләндерү курслары узган балаларның быел 5се институтка, ә 7се техникумга укырга керә алган.
-- Бу безнең өчен -- горурлык. Учреждениебездә инвалид балаларга тормышта кирәк булган күнекмәләрне бирәбез. Димәк, тырышлыгыбыз юкка узмаган. Балалар югары һәм урта белем бирү учреждениеләрендә укып кеше булачак бит, -- ди ул шатланып. Шушы көннәрдә әлеге үзәктә дә "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе багышланган чара узган. Балалар мәктәпкә әзерлекләрен күрсәткән, төрле викториналарда катнашкан. Ә беренче сыйныфка баручы 4 балага мәктәп букчалары бүләк иткәннәр.
Олы яштәге кешеләр дә дәүләт игътибарында тора. "Үлемсез полк", "Кадерле ветераннарыбыз", "Җиңү битләре" акцияләре шул юнәлештә эшли. Мәсәлән "Кадерле ветераннарыбыз" акциясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып старт алган иде. Аның нигезендә, ветераннарга социаль һәм шефлык оешмалары, депутатлар, эшмәкәрләр, волонтерлар, мәктәп укучылары көченнән килгәнчә ярдәм итә.
2014-2015 елларда ветераннар өчен хастаханәләрдә махсус стационарлар ачылды. Шул рәвешле 38 яңа палата эшли башлады, 320сендә капиталь ремонт ясалды, 300енә яңа җиһазлар куелды. Бу эшләрдә Бөгелмә муниципаль районы да актив катнаша. Мәсәлән, үзәк хастаханәдәге палаталарда дәваланырга килгән ветераннарга шәһәр оешмалары, депутатлар даими рәвештә бүләкләр ясап, аларның күңелен күтәреп тора.
Бүгенге көндә "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе -- иң актуале. Анда теләк белдергән һәркем катнаша ала.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа