Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Сөт җитештерү арткан

2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы терлекчелегендә уңай динамика күзәтелә. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, 43 муниципаль районның 36сы яхшы эшләгән. Шул исәптә Бөгелмә районы да. Биредә һәр тәүлектә 28,2 тонна сөт җитештерелә. Моннан тыш, республикада 2015 елның беренче яртыеллыгында тере үлчәмдә 208,2 мең тонна терлек һәм кош ите сатылган, бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 102,5 процентны тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына 171,1 мең тонна, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 37,1 мең тонна туры килә.
Беренче яртыеллыкта 869,4 мең тонна сөт, 594,3 миллион данә йомырка җитештерелгән.
 
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса