Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Спорт - сәламәтлек чыганагы. Бөгелмә "Юность" спорт залында ремонт бара

Югарылыкка омтылу гына түгел, Бөгелмә атлетлары биеклекне алу хакында да хыяллана. Әлегә 8 метрдан ары күтәрелгәннәре юк, чөнки 1нче спорт мәктәбе бинасында батутта сикерү өчен шартлар тудырылмаган. Гасырлык диварларны инде күптән капиталь төзекләндерергә кирәк. Йөри, сорый торгач, эш, ниһаять, " пеште". Татарстан Президенты Бөгелмәнең 1нче спорт мәктәбен төзекләндерү өчен матди...

Югарылыкка омтылу гына түгел, Бөгелмә атлетлары биеклекне алу хакында да хыяллана. Әлегә 8 метрдан ары күтәрелгәннәре юк, чөнки 1нче спорт мәктәбе бинасында батутта сикерү өчен шартлар тудырылмаган. Гасырлык диварларны инде күптән капиталь төзекләндерергә кирәк. Йөри, сорый торгач, эш, ниһаять, " пеште". Татарстан Президенты Бөгелмәнең 1нче спорт мәктәбен төзекләндерү өчен матди ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтте.

Биеклекне Бөгелмә атлетлары инде күптән алган, тик безнең шәһәрдә түгел. Дүртесе - батутта сикерү буенча Татарстан Республикасының төп җыелма командасы составында. Шуларның берсе - Арслан Кагенов. Осталыгын Яр Чаллы шәһәрендә чарлый.

Илдан Махиянов күптән түгел Мәскәүдә үткән батутта сикерү буенча Россия беренчелегендә катнаша һәм шәхси зачетта икенче урыны яулый.

Калганнарга мондый югарылыкка күтәрелү өчен Бөгелмәдә биеклек җитми. Герцен урамында урнашкан спортзал түшәменең биеклеге 8 метрдан, ә элекке ит комбинаты спортзалында 10 метрдан артмый. Төрле дәрәҗәдәге разрядларны үтәү өчен батуттан түшәмгә кадәр ара кимендә 15 метр булырга тиеш.

Элекке ит комбинаты спортзалына, нигездә, үсмерләр йөри. Батутта сикерү өчен монда өлешчә булса да шартлар тудырылган. Дөресен әйтергә кирәк, душ, киенү бүлмәләренә керерлек түгел. Ремонт ясау - мотлак. Әле дә ярый үз котельныйларын төзи алганнар. Хәзер күнекмәләрне кыш айларында туктатмыйлар.

Спорт мәктәбе җитәкчелегенең нияте зурдан. Бөгелмәдә батутта сикерү буенча үзәк ачарга хыялланалар. Тәҗрибәле тренерлар, сәләтле балалар - булачак "югарылык"ның ышанычлы нигезе. Төзүчеләргә инде тәкъдимнәре дә бар. Тарихи бина каршындагы территория - спорт мәктәбе милке. Шунда биек янкорма күтәрергә тәкъдим итәләр.

Иске бинаның тарихи йөзен саклап калырлармы? Әлегә бу сорауга җавап юк. Әлбәттә, спорт мәктәбе җитәкчелеге "үткән" белән "киләчәк"не бер түбә астына кую ягында. Төп диварны нәниләргә калдырырга ниятлиләр. Төрле акробатик трюклар ясар өчен монда озынлык та, киңлек тә, биеклек тә җитә. Үсмерләр әлеге вакытта элекке ит комбинаты спортзалында шөгыльләнә.

Беренче спорт мәктәбе, гомумән, өметле спортчылар әзерләү урыны. Биредә бер меңнән артык бала акробатика, акробат юлда, кече трамплиннан һәм батутта стикерү, пауэрлифтинг кебек төрләрдә осталыкларын ныгыта. Бу мәктәп 1960 елда эшли башлаган. Тарихи бинаның стеналары, әлбәттә, нык. Тик нигезе юк. Түбәсе дә - рәшәткә. 2017 елда "Татнефть" оешмасы хәлгә керә. Түбәне төзекләндерү өчен матди ярдәм күрсәтә. Батут һәм маталар сатып алу өчен тагын 2 миллион сумнан артык акча бүлеп бирәләр.

Көтеп алган "сөенче" - Президенттан. Беренче спорт мәктәбен капиталь төзекләндерү өчен ул матди ярдәм күрсәтергә әзер. Бу хакта республика җитәкчесе Бөгелмәгә сессия утырышына килгәч хәбәр итте.

Алсу Мөкатдәс

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса