Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Спорт мәйданчыклары балалар өчен генә түгел

"Республикада урнаштырылган универсаль спорт мәйдан-чыклары балалар өчен генә түгел. Анда өлкәннәр дә спорт белән шөгыльләнә ала.

Җирле муниципалитет җитәкчелеге олы яшьтәгеләрне бирегә ничек итеп җәлеп итәргә дип борчылырга, баш ватарга тиеш. Төрле спорт чаралары оештыру - алар җаваплылыгында. Өлкәннәр декадасы башланды. Бирегә әби-бабайларны чакырып, төрле бәйгеләр оештыру өчен менә дигән форсат бу. Татарстанда яшәүче һәр кеше спорт белән шөгыльләнсә, без сәламәт буын тәрбияләүгә, сәламәт тормыш рәвешен алып баруга үз өлешебезне керттек дип горурлана алачакбыз", - дип ассызыклады ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Алмаз Миңголов Карабаш бистәсендә узган очрашуда. Бирегә ул республикада спорт корылмаларын нәтиҗәле һәм рациональ файдалану җәһәтеннән законның үтәлешенә күзәтчелек итүче 4 нче астөркем әгъзалары составында эшлекле визит белән килде. Эшче төркем составында шулай ук мәгариф, мәдәният, фән һәм милли сораулар буенча ТР Дәүләт Советы комитетының рәис урынбасары Анастасия Исаева, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов, ТР Дәүләт Советы Хокук идарәсенең социаль закончалыклар бүлеге баш советнигы Альбина Насыйриева бар иде.
Комиссия әгъзалары Бөгелмә һәм Бөгелмә районында 2013 - 2014 елларда урнаштырылган универсаль спорт мәйданчыкларын, аларның сыйфатын тикшерде. Мәйданчыкларның халык өчен уңайлы урыннарда булуына да игътибар бирде. Универсаль спорт мәйданчыклары өчен җирле муниципалитетлар җаваплы һәм аларның функциональ эшләвенә, төзек-лелегенә дә алар җаваплы.
Исегезгә төшерәбез, республикадагы универсаль спорт мәйданчыкларын "Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе программасы нигезендә төзиләр. 2013 елда старт алган программа бүгенге көндә дә дәвам иттерелә. 3 ел эчендә Татарстанда 321 шундый спорт мәйданчыгы урнаштырылды. Киләсе елда тагын 188 спорт мәйданчыгы республикабыз халкы өчен үз ишеген ачар дип көтелә.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Рәсемдә: Карабаш бистәсенең 1 нче урта мәктәбе янындагы спорт мәйданчыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса