Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Спас авыл җирлегендә “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” юбилей медальләре тапшырылды

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Спас авыл җирлеге депутатлары, ветераннар советы әгъзалары һәм клуб системасы хезмәткәрләре ике тыл хезмәтчәненә “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” юбилей медальләрен тапшырдылар.

Ефановка авылында Анна Ивановна Лунева кунакларны чәй өстәле артына җыйды, анда ул сугыш елларында Казан дары заводында эшләве турында сөйләде. 94 яшендә булуга карамастан, ул әле дә үзе белән бергә эшләүче иптәшләренең исемнәрен яхшы хәтерли, өенә кайтасы килү теләген онытмый. Туган авылына кайтканнан соң, гомере буе сыер савучы булып эшли.

Спас авылында кунакларны Нәзирә Гали кызы Сәгыйтова каршы алды, ул сугыш елларында Ленинградтан эвакуацияләнгән балалар белән ничек аралашулары, җиң сызганып, солдатлар өчен киптерелгән бәрәңге, бияләйләр  әзерләүләре турында сөйләде. Дәресләрдән соң, колхозга эшкә чыгалар, җир тырмалыйлар, бодай уралар, өйдәге хуҗалык эшләренә вакыт төннәрен генә табалар.

Очрашу ахырында депутатлар чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар. Анна Ивановнага һәм Нәзирә Гали кызына ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Альбина АКИМОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса