Синең кешеләрең, Бөгелмә!
Октябрь ае башында Өлкәннәр көне дөнья күләмендә, шул исәптән Россиядә киң билгеләп үтелә. Һәр җирдә - оешма-предприятиеләрдә, мәктәп-гимназияләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр - безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар - бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Бу көнне барлык өлкәннәргә - сугышта катнашкан каһарманнарыбызга, аннан соңгы...
Октябрь ае башында Өлкәннәр көне дөнья күләмендә, шул исәптән Россиядә киң билгеләп үтелә. Һәр җирдә - оешма-предприятиеләрдә, мәктәп-гимназияләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Өлкән кешеләр - безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар - бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Бу көнне барлык өлкәннәргә - сугышта катнашкан каһарманнарыбызга, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган, имин елларда илебезнең куәтен арттыруга лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әверелде. Безнең буын да аларга карап, алардан үрнәк алып үсте. Гомерләрен, бар көч-куәтләрен хезмәткә биреп, әле бүген дә безне акыллы киңәшләре, кулдан килгән ярдәмнәре белән куандырып торалар алар. Өлкән буын вәкилләре - безнең төп таянычыбыз, бай тормыш тәҗрибәсен, зирәклеген, белемнәрен яшәешебезне бәхетле итүгә багышлаган хөрмәтле кешеләребез. Шундыйларның берсе - Бөгелмә шәһәрендә һәм районында һәркем танып-белә торган апабыз Глирә Вәлиева.
Глирә апа Төхбәт кызын күрүгә, баштан: "Комсомол, активист һәм иң матур хатын-кыз", - дигән уйлар уза. Бу, чыннан да, шулай. Аның бүген дә энергиясе ташып тора. Тормышы буенча иҗади хезмәт кешесе.
- Иң башта башыма төпле фикер килә, аннары соң аны тормышка ашырыр өчен бар көчемне куя идем. Гомер буена шул юнәлеш белән эш иттем, - ди Глирә ханым үзе дә.
Бу мактану түгел. Глирә Вәлиева идеясе белән тормышка ашырылган эшләр шәһәрдә дә җитәрлек. Балалар паркын гына алыйк.
- Бөгелмә хатын-кызлары советын җитәкли идем (бу вазифада 15 ел эшләдем), шәһәребездә балалар өчен уен мәйданчыклары булмавы нык борчыды. Ул вакытта бала үстерүче яшь аналарга чыгып утырырга эскәмияләр генә дә юк иде бит. Башта шәһәр җитәкчелеге минем сорауларга игътибар итмәде. Ә менә җирле матбугатта бала үстерүче аналарның хатлары басылып чыккач, бу эшкә ныклап тотындылар һәм шәһәребездә, шулай итеп, минем идеямнең нәтиҗәсе булып, балалар паркы барлыкка килде , - ди Глирә апа.
Халык өчен җан ату, аның проблемалары белән яшәү - Глирә Вәлиеваның канында. Аңа ярдәм сорап килүчеләр күп булган.
- Шәһәребездә вафат булганнарны вакытлыча саклау урыны (морг) аяныч хәлдә иде. Халык: "Анда күселәр, тычканнар бихисап, ничек шунда мәетне калдырып китик инде", - дип мөрәҗәгать иткәч, бу хаҗәт өчен яңа бина төзергә дигән идея килеп туды. Һәм, озак та тормыйча, комсомол, партия шәһәр комитеты, башкарма комитет ярдәме белән яңа бина төзеп куйдык. Икенче мәктәп бинасындагы бассейн да - без оештырган эш. Шәһәрдә хәйрия акциясе оештырып, иганәчеләрдән төзелеш материаллары җыйдык та балаларга бассейн төзедек. Быел аны беренче тапкыр капиталь ремонтладылар. Без җан өргән объектлар һаман да халык өчен хезмәт итә, шуның өчен шатланам, - дип сөйли Бөгелмә активисты.
Баксаң, инвалид балалар өчен беренче ярдәм күрсәтү үзәге, Укучылар сарае, "ТатНИПИнефть" оешмасының пионер лагерен төзү, ветераннар йортын торгызу (моның өчен хәйрия акциясе уздырылган) шулай ук Глирә ханым ярдәме белән оештырылган чаралар булган икән.
- Тормышта проблемалар булса да, аларның чишелми калганы юк. Моның өчен теләк кенә кирәк, акчасы да, идеясе дә, ярдәм итүчеләре дә табыла, - ди Глирә апа, оптимистлыгын югалтмыйча.
Глирә ханым Вәлиева бүген дә халык өчен тырыша. Ул - иҗтимагый совет рәисе, ветераннар советы әгъзасы һәм "Сугыш балалары" ("Дети войны") клубын җитәкли. "Тырыш кеше булырга мине әнием өйрәтте, ул минем тормышымда үрнәк булып торды. Авыр тормышта яшәсәк тә, бар җиребез килгән, җиткән иде безнең. Тормышта да шул юнәлешне алып яшәдем, эш иттем", - ди хезмәт сөюче өлкән кешебез. Без - яшь буын, үз чиратында, нәкъ сезнең кебек кешеләрдән үрнәк алырга тырышабыз. Шуңа күрә бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган игелекләрегез өчен
сез һәм сезнең кебекләргә без зур рәхмәтле. Киләчәк эшләрегез уңышлы булсын, Өлкәннәр!
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Кыскача белешмә:
1956 елда мәктәпне тәмамлап, Глирә Төхбәт кызы Вәлиева Мәскәүнең нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтына укырга керә.
1962 елда "ТатНИПИнефть" институтына инженер булып кайта.
1968 елдан - Бөгелмә ВЛКСМ шәһәр комитетының беренче секретаре.
1972 елда янә "ТатНИПИнефть" институтына өлкән фәнни белгеч булып кайта, икътисад бүлегендә эшли.
1984 - 1994 елларда шәһәр хакимиятендә эшли.
1994 - 2005 елларда шәһәр хакимиятенең социаль бүлегендә эшли, идарә начальнигы вазифасына кадәр күтәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа