Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Син каршыла безне, зур тормыш!

Канат ярган нәни кошлар сыман Талпынасыз очып китәргә Яшь күңелегезне җилкендергән Хыялларны чынлык итәргә Аерыласыз сөйгән мәктәп белән Гомерегезнең алсу таңында! Хәерле юл теләп озатабыз Саф чәчәктәй тормыш язына… Вакыт тәгәрмәче туктаусыз алга тәгәри дә тәгәри. Әле кайчан гына өсләренә матур күлмәк киеп, биштәр асып, кулга чәчәк тотып, тәүге тапкыр...

Руслан ЙОСЫПОВ.
Автор фотосы.
24 май көнне Бөгелмә муниципаль районының 15 мәктәбендә белем алган 430 укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Моңсу да, сагышлы да, дулкынландыргыч та, шул ук вакытта алга дәшә торган шатлыклы да бәйрәм бу. Әлеге тантана кичәге укучыларның инде чып-чын егет-кызлар булып өлгереп, зур тормыш юлына аяк басуларына ишарәли. Ләкин әлеге зур адымны ясаганчы, чыгарылыш имтиханнары бирәсе, югары уку йортларына керү сынаулары үтәсе бар.
Бәйрәм көнне чыгарылыш сыйныф укучылары үз укытучыларына, әти-әниләренә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә кичен аларны балалар паркында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэрыннан бүләк көтте. Әлеге бәйрәмнең төп кунакларын - чыгарылыш сыйныф укучыларын Илдус Касыймов шәхсән үзе тәбрикләде: "Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезгә киләчәккә яхшы старт бирелгән. Моның өчен мөгаллимнәрегезгә зур рәхмәт - алар фәннәргә генә өйрәтеп калмыйча, сездә җаваплылык хисе, үз көчегезгә ышаныч тәрбияләделәр. Барыгызга да яхшы кәеф һәм уңышлар телим!"
Тәбрикләү сүзләре белән "Татэнергосбыт" ААҖ директоры Рифнур Сөләйманов мөрәҗәгать итте. Ул Бөтенроссия һәм республика бәйгеләре һәм олимпиадалары җиңүчеләре - Дамир Сафинга (укытучысы - Венера Вәлиева), Динара Жижина һәм Рәзилә Мирзаһитоваларга (укытучылары - Әлфия Ерзина һәм Елена Ганиева) истәлеккә бүләкләр тапшырды.
Кичнең төп сюрпризы Россия эстрадасы йолдызлары - "140 ударов в минуту" төркеме чыгышы булды. Бөгелмә районы башлыгының әлеге бүләген чыгарылыш сыйныф укучылары тиешенчә бәяләделәр.
Һәммәгезгә дә имтиханнарны уңышлы тапшырырга, үзегез теләгән уку йортларында белем алырга язсын. Шатлык-куанычлар булганда да, авырлыклар килгәндә дә укыган мәктәбегезне, кадерле укытучыларыгызны онытмагыз! Ул мизгелләр һәрчак сезгә көч-дәрт өстәп торсын. Сау-сәламәт, бәхетле булыгыз! Хыялларыгыз чынга ашсын!
Рәсемдә: чыгарылыш сыйныф укучылары кич буе тәбрикләүләр кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса