Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Син дөньяга иңдең нур булып

Тукай - татар горурлыгы, Тукай - милләт символы. Ул заманындагы иң актуаль проблемаларны яктырткан, үз халкының тирән ачигълану белән тилмергән сорауларын күтәргән. Инде гасырдан артык вакыт узды, ә ул язганнар бүген дә көн кадагына төгәл суга - халык хафасын кайгыртып яшәгән һәрбер милләтпәрвәрнең фикерләрен дә ачык чагылдыра, борчулы сорауларга җаваплар...

Тәслия ХӘЕРОВА,
җәмәгатьчелек хәбәрчесе.
Кодаш авылы.
Милләтемнең горурлыгы, даны, сөекле улы, асыл заты! Барлы-юклы 27 яшендә күпме кыйммәтле сүз әйтеп калдырган - бөек Кеше.
Ничек горурланмыйсың ди Аллаһы биргән шундый Зат белән?! 27 ел эчендә күпме каккан-суккан башыннан узган, ә шулай да үзендә шундый зур көч тапкан! Моны Аллаһы Тәгаләнең ташламавы дип аңларгадыр, мөгаен. Әгәр аңа 70 яки 80 ел бирелгән булса, тагын күпме алтын сүзләр коелыр иде каләменнән!
Дөньядан киткәненә бүген (2014 ел, 25 апрель) - 36 900 көн. Шушы 36 900 көннең бер генә көне дә аны искә алмый үтмәде. Үзебезнең Кодаш мәктәбендә Шигырь бәйгесе үткәрү турындагы белдерүне укыгач, әсәрләндем, чөнки аның шигырьләренә битараф кала алмыйм. Аларны тәэсирле укучы һәр артистны, һәр баланы күз яшьләрем акмыйча тыңлый алмыйм.
Әле ул бер генә кешенең искә алуы түгел, көне-көне белән меңләгән, миллионлаган кеше искә ала. Тукаебызны иң изге ярату хисләре белән хәтергә алган миллионнарның берсе үзем булам.
Бу урында Тукай премияләрен биргән, Шигърият бәйрәмен оештырган дәүләт эш-леклеләренә рәхмәт әйтми китү һич мөмкин түгел. Укытучыларга, шагыйрьләргә, телевидение хезмәткәрләренә, газетаны иҗат итүчеләргә аны онытмавыбызга үзегездән зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәтемнең олысы!
Уйлыйм-уйлыйм да, тагын кайсы милләттә бар икән бер дә халык теленнән төшми җырланып торган Бөек Шагыйрь, җиһан Шагыйре?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса