Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Шәһәр мэрыннан 8 Март котлавы

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне ихлас күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән ихлас котлыйм! Бу гүзәл бәйрәм безгә һәрчак язның беренче нурлары белән килеп ирешә һәм ир-егетләрнең йөрәкләрен иң-иң самими, нәфис хисләр белән тутыра. Хатын-кыз дигән илаһи зат җан җылысын биреп, якыннарына һәм туганнарына наз...

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне ихлас күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән ихлас котлыйм!
 
Бу гүзәл бәйрәм безгә һәрчак язның беренче нурлары белән килеп ирешә һәм ир-егетләрнең йөрәкләрен иң-иң самими, нәфис хисләр белән тутыра. Хатын-кыз дигән илаһи зат җан җылысын биреп, якыннарына һәм туганнарына наз бүләк итеп, дөньябызны кояш кебек яктырта, күңелләргә тынычлык хисләре иңдерә. Бездә нинди яхшылык, шәфкатьлелек, игелекләр булса, барысы өчен дә сөекле әниләребезгә, хатыннарыбызга, апа-сеңелләребезгә, әбиләребезгә бурычлыбыз. Бөгелмәләр үз
җилкәләрендә канкойгыч сугыш дәһшәтенең бөтен авырлыгын күтәргән ветеран-хатынкызларыбызга чиксез рәхмәтле.
Хөрмәтлеләребезгә бары тик сәламәтлек, хәерле озын гомер, яшәү дәрте һәм якыннарының күңел җылысын, кайгыртучанлыкларын тоеп яшәүләрен телибез.
Бу көнне һәрбер гүзәл зат, һичшиксез, ир-егетләрдән котлаулар, җылы сүзләр ишетер. Йөрәкләрегез тулы мәхәббәт һәм шатлык булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса