Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Шәһәр мэры Линар Закиров Бөгелмәнең “Газ комплексы системасы” (ГКС) фәнни-җитештерү предприятиесенең хезмәт коллективы белән очрашты

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров Бөгелмәнең әйдәп баручы предприятиеләренең берсе - "Газ комплексы системасы" (ГКС) фәнни-җитештерү предприятиесенең хезмәт коллективы белән очрашты. Әлеге оешманың төп җитештерү мәйданы Бөгелмәдә урнашкан һәм үз эченә өч цехны ала. Биредә 200гә якын кеше көч куя. Компания Россиядә нефть һәм газ өлкәсендә эшләүче...

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров Бөгелмәнең әйдәп баручы предприятиеләренең берсе - "Газ комплексы системасы" (ГКС) фәнни-җитештерү предприятиесенең хезмәт коллективы белән очрашты. Әлеге оешманың төп җитештерү мәйданы Бөгелмәдә урнашкан һәм үз эченә өч цехны ала. Биредә 200гә якын кеше көч куя.

Компания Россиядә нефть һәм газ өлкәсендә эшләүче предприятиеләр өчен исәпләү системасы җитештерүче олы җәмгыятьләрнең берсе булып тора. Предприятиедә нефтьне, нефть продуктларын, газ конденсанты, газ һәм углеводородны үлчәү системалары (исәпләү узеллары), җир астыннан алынучы уңай булган нефть газы һәм нефть үлчәү өчен комплекслы үлчәү җиһазлары, блок-бокслар, блок-биналар, газ һәм сыеклык чистарту фильтрлары җитештерәләр. Алар үзләре үк сервис, техник хезмәтләр күрсәтү, метрологик тәэмин итү юнәлешендәге эш белән шөгыльләнәләр. Предприятие бөтен Россия территориясендә ел саен дистәләгән катлаулы объектларда да эш алып бара. "Газ комплексы системасы" фәнни-җитештерү предприятиесенең Бөгелмә филиалы җитештергән продукция күләме 2017 елда 2 миллирд 20 миллион сум тәшкил иткән. Үсеш темпы, 2016 ел белән чагыштырганда, - 160 процент.

Әйе, нефть һәм газ промышленносте - Бөгелмә районы икътисадының әйдәп баручы өлкәләре. Бу турыда район башлыгы Линар Закиров та билгеләп үтте. Шәһәр мэры шулай ук "Газ комплексы системасы" фәнни-җитештерү предприятиесенең шәһәр икътисады үсешенә зур өлеш кертүен, аның үсеш дәрәҗәсенең югарылыгын, зур җитештерү куәтенә ия булуын һәм бу оешмада яңа технологияләр кулланылуын әйтеп үтте.

Чыгышлардан соң, предприятие хезмәткәрләре район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Алар яшь гаиләләрнең йорт төзү өчен җир алу мәсьәләләренә, шәһәрне төзекләндерү сорауларына кагылышлы иде.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Альбина Акимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса