Шәһәр мэры Бөгелмә урамнарын ничә көндә тәртипкә китерергә кушты
Бүген шәһәр мэриясендә узган Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конковка катгый рәвештә шелтә белдерде: - Карның һәрвакыттагыча һич көтмәгәндә ява торган гадәте барлыгын беләбез, Бөгелмә районы республикада иң карлы төбәк булуын да беләбез. Чаналар инде җәйдән үк әзерләнгән иде....
Бүген шәһәр мэриясендә узган Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конковка катгый рәвештә шелтә белдерде:
- Карның һәрвакыттагыча һич көтмәгәндә ява торган гадәте барлыгын беләбез, Бөгелмә районы республикада иң карлы төбәк булуын да беләбез. Чаналар инде җәйдән үк әзерләнгән иде. Ни өчен шәһәр урамнары һаман да кар эчендә утыра? - дидЕ Линар Рөстәмович.
Чыннан да, бөгелмәлеләр социаль челтәрләр, шулай ук газета хәбәрчеләре аша үзләренең канәгатьсезлеген белдерәләр. Ә әлеге атнага һава торышы фаразларыннан күренгәнчә, температура тотрыксыз булуы көтелә. Димәк урамнарда колеялар, тротуарларда йөреп булмаслык бозлавык хасил булачак дигән сүз.
- Өч көн вакыт сезгә, шәһәр урамнары тиешле халәткә килергә тиеш, - дип белдерде шәһәр мэры.
Газетабызның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемебездә шәһәрдә юллар торышы турында сораштыру башлап җибәрдек. Үзегезнең фикерегезне сез дә калдырыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа