Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Шәһәр көнендә танылган Россия җырчысы чыгыш ясаячак

Фестиваль 22.00 сәгатьтә бәйрәм фейерверкы белән тәмамлана.

30 август көнне Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көне уңаеннан традицион «BUGULMAFEST – 2018» музыка фестивале үтәчәк. Ул 16.00 сәгатьтә шәһәр үзәге мәйданында башлана.

«HORAL&INSTRUMENTAL FEST» юнәлеше кысаларында бөгелмәлеләрне «РИТМИКОН» Самара барабанчылары чыгышы, «JUST BRASS BAND» төркеме, Казан музыка училищесының җыелма хоры, «ЯМЬЛЕ» вокал квартеты, «LA PRIMAVERA» Казан камера оркестры һәм Митя Бурмистров чыгышы көтә.

«ROCK-COVERFEST» юнәлешендә шәһәр халкы һәм кунаклар алдында «МОНТЕ КАРЛО», «ФЕДОР ШУКШИН», «MIAMI DANCE» һәм ВИА «ВОЛГА-ВОЛГА» кавер төркемнәр чыгыш ясаячак.

Музыка фестиваленең төп герое “Елка” популяр җырчысы булачак. Фестиваль 22.00 сәгатьтә бәйрәм фейерверкы белән тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса