Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Шәһәр көнендә бөгелмәлеләрне ни көтә

Быел шәһәр көненең төп кунагы кем? Әлегә аны сер итеп саклыйлар. "Эшлекле дүшәмбе" барышында Бөгелмә муниципаль районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Лена Миңнуллина 30 август көнне узачак бәйрәмдә нәрсәләр планлаштырылуын әйтеп узды. Бәйрәм итү 25 августта ук "Ишегалды көннәре"н билгеләү белән башланып китәчәк. 27 - 30 августта бәйрәм чаралары 4 җирдә...

Быел шәһәр көненең төп кунагы кем? Әлегә аны сер итеп саклыйлар. "Эшлекле дүшәмбе" барышында Бөгелмә муниципаль районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Лена Миңнуллина 30 август көнне узачак бәйрәмдә нәрсәләр планлаштырылуын әйтеп узды.

Бәйрәм итү 25 августта ук "Ишегалды көннәре"н билгеләү белән башланып китәчәк. 27 - 30 августта бәйрәм чаралары 4 җирдә узачак: Үзәк сулык, Мәдәният һәм ял паркы, Балалар паркы һәм Үзәк мәйдан.

Программада күргәзмәләр, кино күрсәтү, "Мәдәни күчеш", төрле өлкәдә мастер класслар һәм башкалар. Бәйрәм чарасы Үзәк мәйданда музыкаль фестиваль һәм салют белән төгәлләнәчәк. Тулы программа бәйрәм алдыннан булачак, дип белдерә оештыручылар.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса