Шимбә өмәсе – уртак хезмәт!
1 апрельдән республикабызда санитар-экологик икеайлык старт алды. Безнең район да әлеге чисталык акциясеннән читтә калмады
Яз килү белән кешеләр борын-борыннан ук үз өйләрен, йорт тирәләрен җыештырып куя торган булган. Бу гадәт бүгенге көндә глобальләштерелгән. Шәһәр, авыл халкы бергәләп үзләре гомер кичергән җирлекне тәртипкә китерү эшен башкара. 6 апрель көнне быелның беренче шимбә өмәсе узды.
- Беренче шимбә өмәсендә кар ыргыту башкарылды. Шәһәрдә бүгенге көндә әле кар күп. Чүплекләр дә әкрен-әкрен генә чыга башладылар. Бер атна эчендә инде 5 хокук бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында санкцияләнмәгән чүплекләр өстенлек итә. Безнең өстә 1 майга кадәр шәһәрне тулысынча чистартып, матурлап бетерү бурычы тора. Барлык оешма, предприятие җитәкчеләренә, халыкка бу өлкәгә салкын карамауларын, инициативалы булуларын, үз территорияләрен тәртипкә китерүләрен сорап сорап мөрәҗәгать итәм. Бергәләп башкарганда гына Бөгелмә ямьләнәчәк, - дип билгеләп үтте Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков.
2018 елда икеайлык чорында барлыгы 57 849 кеше һәм 59 техника катнашында көнкүреш калдыклары полигонына 231 куб метр чүп чыгарылган.
Ел дәвамында 106 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган һәм бетерелгән, аларның гомуми күләме – 1 395 куб метр.
Икеайлык чорында 13, 20, 27, 30 апрель, 8, 24, 31 май көннәрендә Бөгелмә муниципаль районы территориясендә барлык милек формасындагы предприятиеләр катнашында, шулай ук шәһәр һәм район халкын җәлеп итеп, гомумшәһәр һәм район өмәләре үткәреләчәк.
Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләргә, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният, спорт, сәүдә объектларына, базарларга, автостоянкаларга, автозаправка станцияләренә, барлык милек формасындагы предприятиеләргә һәм башка объектларга атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә кар ыргыту һәм беркетелгән территорияләрне җыештыру буенча санитар сәгатьләр оештырырга киңәш ителә.
Икеайлык чорында урамнарны һәм күпфатирлы торак йортларның ишегалларын, скверларны һәм паркларны чистарту, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, агач һәм куак үсентеләре утырту һәм территорияләрнең санитар торышын яхшыртуга юнәлтелгән башка чаралар үткәрү планлаштырыла.
Булачак май бәйрәмнәрен тиешле дәрәҗәдә – төзекләндерелгән урамнар, скверлар һәм ишегалды территорияләре белән каршы алу өчен барлык бөгелмәлеләргә шәһәрне язгы җыештыру буенча мөһим эшкә актив кушылырга кирәк.
Шәһәркүләм өмәләр вакытында чүп-чарны җыю һәм чыгару өчен “Бөгелмә Сервис” җәмгыяте, идарәче компанияләр һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан бирелә торган транспортлардан файдалану планлаштырыла.
Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан «ЭКОяз»республика конкурсы үткәрелә. 1 апрельдән 13 майга кадәр район этабы уздырылачак. Түбәндәге номинацияләр буенча катнаша аласыз: “Иң яхшы балалар бакчасы”, “Иң яхшы мәктәп”, “Иң яхшы гаилә”, “Иң яхшы предприятие”, “Иң яхшы муниципаль берәмлек”. Район этабында җиңүчеләр республикасы этабында катнашачак.
Әйдәгез, бергәләп урамнарга чыгыйк, ишегалды һәм тирә-юньне тәртипкә китерик, мәхәббәт белән һәр түтәлгә чәчәкләр утыртыйк. Иң беренче чиратта, чиста территория безнең үзебезгә – биредә яшәүчеләргә, укучы, эшләүче, ял иткән кешеләргә кирәк.
Фото – редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа