Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Шәфәгать иясе

Бөгелмә тегү фабрикасы директоры, "Ак калфак" оешмасының актив әгъзасы Салиха Гариповага (ул тантаналы чарада була алмаган) шушы көннәрдә "Шәфәгать иясе" исеме һәм гыйззәт билгесе тапшырылды. Бүләкне иясенә Һади Атласи исемендәге фонд рәисе Фәүзия Мәхмүтова, Татар конгрессының Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Руслан Җәләев, Татар мәдәният үзәге директоры Флюра Шәрипова алып килде. -...

Бөгелмә тегү фабрикасы директоры, "Ак калфак" оешмасының актив әгъзасы Салиха Гариповага (ул тантаналы чарада була алмаган) шушы көннәрдә "Шәфәгать иясе" исеме һәм гыйззәт билгесе тапшырылды. Бүләкне иясенә Һади Атласи исемендәге фонд рәисе Фәүзия Мәхмүтова, Татар конгрессының Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Руслан Җәләев, Татар мәдәният үзәге директоры Флюра Шәрипова алып килде.

- Әлеге гыйззәт билгесен без сирәк кешеләргә генә тапшырабыз. Сез моңа лаеклыларның берсе, - дип узды Фәүзия Мәхмүтова.

- Сез, чыннан да, шәфәгать иясе. Безнең Татар мәдәнияте үзәгенә дә даими рәвештә ярдәм итеп торасыз. Рәхмәт сезгә, - дип кушылды сүзгә Флюра Шәрипова.

Без дә, "Бөгелмә авазы" коллективы исеменнән әлеге котлауларга кушылабыз һәм Салиха Гариповага иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Уңышлар Сезгә!

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса