Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Шатлык-куанычы белән килсен, бәрәкәтле булсын!

Мөхтәрәм газета укучыларыбыз, кадерле милләттәшләрем, хөрмәтле якташлар! Менә, ничек томырылып килеп кергән булса, шулай ук бик тиз генә Ат елы узып та китте. Инде 2015 елны каршы алабыз. Үткән елга күз төшерсәк, әлбәттә, үзенең сәяси һәм икътисади, иҗтимагый, җәмгыятьтә-ге үзгәрешләре белән истә калыр ул. Ни кызганыч, татарның иң якын терлеге...

Мөхтәрәм газета укучыларыбыз, кадерле милләттәшләрем, хөрмәтле якташлар!
Менә, ничек томырылып килеп кергән булса, шулай ук бик тиз генә Ат елы узып та китте. Инде 2015 елны каршы алабыз. Үткән елга күз төшерсәк, әлбәттә, үзенең сәяси һәм икътисади, иҗтимагый, җәмгыятьтә-ге үзгәрешләре белән истә калыр ул. Ни кызганыч, татарның иң якын терлеге булып саналган ат, аның елы безгә җиңеллек алып килә алмады. Безгә дигәндә, тулаем, милләтебезне күз алдында тотып әйтәм. Шунысын да искәртәсе килә, бу урында мин һич кенә дә Атка тел-теш тидерәсем килми, ат безнең өчен изге хайван булган һәм шулай булып калачак та. Дөнья күләмендә барган сәясәт "уеннары" илебезнең, әлбәттә инде, республикабызның да икътисади үсешенә тискәре йогынты ясады. Шуның нәтиҗәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, сатып алу мөмкинлеге шактый кимеде һәм әлеге хәл бүген дә дәвам итә.
Шуңа күрә Көнчыгыш календаре буенча 2015 ел - Кәҗә (Сарык) елына өметләр зурдан. Юкка гына астрологлар киләсе ел тыныч һәм уңышлы булырга тиеш, чөнки аның талисманы нәзакәтле, нечкә, киң күңелле, йомшак хайван димидер бит инде. Аннан соң, ат кебек үк булмаса да, аның кәҗә белән сарыгы да безгә бик якын терлекләр, ләбаса. Кем генә мәшһүр Тукаебызның "Кәҗә белән Сарыгын" белми? "Ул гына Алланың кашка тәкәсе", "Кәҗә үзе затсыз булса да, күне затлы" һәм башка шундый халык әйтемнәре әлеге хайваннарга тулы билгеләмә бирә. Ничек кенә булмасын, тормыш-көнкүрешебездә ныклы урын алып тора әлеге җан ияләре. Шуңа күрә киләсе ел уңышлы булыр дигән өмет зур.
"Бөгелмә авазы" әбунәчеләрен чын күңелемнән Яңа ел белән тәбрик итәм, шатлык-куанычлары белән килсен ул. Яңа елда да бергә булыйк!
Ихтирам белән, Руслан ҖӘЛӘЕВ,
Бөтендөнья Татар Конгрессының Бөгелмә бүлеге җитәкчесе,
"Бөгелмә авазы" газетасы мөхәррире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса