Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Сергей Рыжиков космик орбитада халык санын алуда катнашачак беренче космонавт булачак

Россия космонавтларының халык санын алуда катнашканы бар инде, әмма алар традицион исәпкә алу битләрен тутырган.

Бөгелмә муниципаль районының Мактаулы гражданины, Бөгелмә шәһәрендә туып-үскән Сергей Рыжиков космик орбитада халык санын алуда катнашачак беренче космонавт булачак

2020 елның 14 октябрендә Халыкара космик станциягә киткән Россия космонавтлары Сергей Рыжиков һәм Сергей Кудь-Сверчков 2021 елның апрелендә халык санын алуда катнашачак.

Экипаж командиры Сергей Рыжиков, бортинженерлар Сергей Кудь-Сверчков һәм NASA астронавты Кэтлин Рубинс «Союз МС-17» корабында Байконурдан 14 октябрьдә 8 сәгать 45 минутта старт алды һәм халыкара космик станөиягә өч сәгать өч минут эчендә килеп җитте, шул рәвешле тизлек рекордын куйды. Алар бу станциядә 177 көн – 2021 елның 9 апреленә кадәр булачак. Россиялеләр, дәүләт хезмәтләре сайтында анкета тутырып, цифрлы исәпкә алуда катнашачак беренче космонавтлар булачак.

Россия космонавтларының халык санын алуда катнашканы бар инде, әмма алар традицион исәпкә алу битләрен тутырган. 2002 елның 11 октябрендә Валерий Корзун, Сергей Трещев һәм Федор Юрчихин өчен аларны йөк корабында китерәләр. Космонавтлардан очышлар белән идарә итү үзәгендә булган Росстат вәкилләре сорашты. Беренче космик исәпкә алуны телевидение аша күрсәттеләр, ә космонавтлар имзалары язылган исәпкә алу кәгазьләренең бланклары Росстатта саклана.

2010 елда халык санын исәпкә алуда Александр Калери, Олег Скрипочка һәм янә Федор Юрчихин катнашты. Ул галәмдә ике тапкыр язылган бердәнбер кеше булды. Юрчихинны «Бөтенроссия халык санын алуны уздырудагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләделәр.

Әйтергә кирәк, Бөгелмәдә туып-үскән Сергей Рыжиков 2016 елның 19 октябрендә үзенең беренче очышын «Союз МС-02» космик корабле экипажы командиры һәм Халыкара космик станция экипажы бортинженеры сыйфатында башкарды. Экипаж составына шулай ук Роскосмос космонавты Андрей Борисенко һәм НАСА астронавты Роберт Кимбро кергән. Очышның озынлыгы ул чакта 173 тәүлектән артыграк тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса