Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

“Сельхозтехника” урамында төзелүче йорт сентябрьдә тапшырылачак

"Сельхозтехника" урамында яңа торгызылучы йорт инде төзелеп бетеп килә. "Стройсервис" подрядчы оешмасы биредә фасадны тышлап, бизи башлаган. Эчке якта электр энергиясе челтәрен сузу, штукатуркалау эшләре бара. - Йорт 2 - өч бүлмәле, 18 - ике бүлмәле һәм 18 бер бүлмәле фатирлардан тора. Биредә социаль ипотека һәм авария хәлендәге йортлардан күчүчеләр...

"Сельхозтехника" урамында яңа торгызылучы йорт инде төзелеп бетеп килә. "Стройсервис" подрядчы оешмасы биредә фасадны тышлап, бизи башлаган. Эчке якта электр энергиясе челтәрен сузу, штукатуркалау эшләре бара.

- Йорт 2 - өч бүлмәле, 18 - ике бүлмәле һәм 18 бер бүлмәле фатирлардан тора. Биредә социаль ипотека һәм авария хәлендәге йортлардан күчүчеләр яшиячәк. Йортны без 2016 елның июнендә төзи башладык. Аңа кадәр ул "ПСБ" оешмасы төзелеше иде. Бу оешма эшне кире каккач, җаваплылыкны безгә тапшырдылар. 42 миллион сумлык йортны сентябрь аенда тапшырачакбыз. Инде йорт яны территориясен тәртипкә китерергә дә тотындык,- ди "Стройсервис" җәмгыяте директоры Анатолий Красильников.

Йорт янында яңа балалар мәйданчыгы да урнаштырачаклар.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса