Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Дәүләт башлыгы сайланды

"Россия Федерациясе Президенты - дәүләт башлыгы. РФ Президенты - РФ Конституциясенең, кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең гаранты. РФ Конституциясе билгеләгән тәртиптә ул РФ суверенитетын, аның бәйсезлеген һәм дәүләти бөтенлеген саклау чараларын күрә, дәүләт хакимияте органнарының килешеп эшләвен тәэмин итә", - диелгән илнең төп документы булган Конституциянең 4 нче бүлеге...

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

4 март көнне илебездә иң мөһим сәяси чара узды - Россия Федерациясе халкы илбашын сайлады. РФ Конституциясе нигезендә, Россия Федерациясе идарә ителеше республика рәвешендә булган демократик федератив хокукый дәүләт булып санала. Иң югары хакимият ил Президенты кулында туплана. Шуңа күрә әлеге сәяси чара иң әһәмиятле вакыйга булып тора, чөнки ил халкы алдагы 6 елга /моңа кадәр 4 ел иде. Авт./ дәүләт башлыгын сайлый.

Бу югары постка сайлану өчен 5 кандидат үзара көрәште. РФ Президентын сайлауда ил күләмендә сайлау хокукына ия булганнарның 62 проценттан артыгы /Татарстанда - 83,02, Бөгелмә шәһәрендә - 88,89, районда - 97,53/ катнашты. Аларның 63,6 проценты В.Путин өчен тавышларын бирде /Татарстанда - 82,70, Бөгелмә шәһәрендә - 77,64, районда - 87,65/; Г.Зюганов өчен - 17,19 проценты /Татарстанда - 9,66, Бөгелмәдә шәһәрендә - 14,48, районда - 7,06/; М.Прохоров өчен - 7,98 проценты /Татарстанда - 2,93, Бөгелмә шәһәрендә - 1,83, районда - 1,43/; В.Жириновский өчен - 6,22 проценты /Татарстанда - 2,23, Бөгелмә шәһәрендә - 3,36, районда - 2,21/; С.Миронов өчен исә сайлаучыларның 3,86 проценты тавышын бирде /Татарстанда - 1,76, Бөгелмә шәһәрендә - 1,88, районда - 1,43/. Шулай итеп, зур өстенлек белән сайлауларның беренче турында РФ Президенты итеп В.В.Путин сайланды.

Илебезнең төп законы - Конституциянең 2 нче маддәсендә: "Кеше, аның хокуклары һәм ирекләре - иң зур хәзинә. Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен тану, үтәү һәм яклау - дәүләт бурычы", - диелгән. Яңа сайланган дәүләт башлыгы илебезнең ирекле гражданнары мәнфәгатьләрен яклау һәм саклау өчен тырышыр дип ышанасы килә.

Рәсемдә: Шәһәрдәшебез Арслан Насыйуллин РФ Президентын сайлауга гаиләсе белән тулы составта: җәмәгате һәм ике улы белән килгән иде. фотода өчәү генә бит диярсез. Чыннан да, Насыйбуллиннарның кече уллары әле бик кечкенә урна артында калып күренмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: президент сайлау