Республиканың балалар сәламәтләндерү лагерьларында ял быел үзенчәлекле уза. “ТНГ-Групп” компаниясенең “Сосновка”сы июльдән бирле эшли, ләкин “Covid-19” сәбәпле, чикләүләр белән. Тиздән биредә өченче смена тәмамлана.
Үзизоляция һәм дистанцион уку вакытында укучылар очраша да, саф һавада йөри дә алмадылар. “Сосновка”га юллама кызларга һәм малайларга шул вакытта кулдан ычкынганнарны куып җитү өчен менә дигән мөмкинлек биргән. Моның өчен бары тик рәсмиләштерү өчен кирәкле документларны гына тапшырырга һәм билгеле бер вакытта тиешле урында булырга гына кирәк иде. Әти-әниләрне лагерь территориясенә кертмәделәр. Алар балалары белән капка төбендә генә саубуллаштылар һәм күңелле ял теләп калдылар.
Сергей быел җәй “Сосновка”га ике кызын алып килгән, ә былтыр өлкәне – Ксюшасы гына ял иткән булган. Ул табигатьтә яңа дуслар арасында ял итү баланың физик һәм интеллектуаль үсешенә ярдәм итеп кенә калмый, кешеләр белән аралашу күнекмәләрен дә формалаштыра, ди. Һәм үз кызларын лагерьда калдырудан һич курыкмый, чөнки монда барлык куркынычсызлык чаралары күрелгәннен белә. Моннан тыш, балаларны тәҗрибәле педагоглар һәм вожатыйлар карый.
Covid-19 ниләр үзгәртте
Балалар сәламәтләндерү лагере шәһәрдән бер километр ераклыкта нарат урманында урнашкан. Гадәттә сменада 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге 190 бала ял итә ала. Быел, коронавирус куркынычы янау сәбәпле, лагерь, санитария таләпләре нигезендә, 50 процентка гына тупланган.
Лагерь бер айга соңрак ачылды, сменалар саны өчкә кадәр кимегән (гадәттә алар дүртәү була). Соңгы смена 3 сентябрьдә тәмамланачак.
– Ябык режимда эшлибез. Балаларга территорияне ташлап китү тыелган, Әти-әниләр көннәре дә булмый, – дип сөйли лагерь җитәкчесе урынбасары Диана Барсукова. – Чисталыкны саклауга зур игътибар бирәбез. Биналарда бактерицид лампалары һәм антисептиклы дозаторлар урнаштырылган. Һәр отряд үз корпусында тәртипне күзәтеп тора. Көненә өч тапкыр балаларның һәм биредә эшләүчеләрнең температурасын үлчәп торабыз. Тәрбияләнүчеләргә һәм вожатыйларга территориядә битлексез йөрергә мөмкин, ә хезмәт күрсәтүче персоналга аны кию мәҗбүри тәртиптә куелган.
Күңелең ничек тели
“Сосновка”да һәр сменаның үз профиле бар. Беренчесе гражданлык-патриотлык юнәлешендә иде, икенчесе сәнгать-иҗатка багышланган булган, ә хәзер – спорт эшләре беренче планда.
Көн саен отрядларда кызыклы чаралар уза. Балалар чыгышларга әзерләнә, бию һәм вокаль номерларны шомарта, театральләштерелгән куелышлар әзерли, түгәрәкләргә, иҗат остаханәләренә йөри. Ә футбол, волейбол, баскетбол, пионербол һәм башка уеннарны яратучылар спорт секцияләрендә тренировкаларны өстен күрә.
Лагерь территориясендә ике футбол кыры бар – кечесе һәм зурысы. Быел тамашачылар өчен түбә астында трибуналар барлыкка килде. Моннан тыш, ял итүче өч балалар карамагында – таулар һәм лабиринтлар, таганнар, күпереп торган йомшак каршылыклар полосасы һәм беркайчан да буш тормаган берничә батут. Ә эссе көннәрдә, билгеле, балалар бассейн янында булалар.
“Сосновка”да сменаны ябылучаралары бик мавыктыргыч уза. Балалар, вожатыйлар һәм педагоглар белән бергә, учак ягалар, концертлар һәм театральләштерелгән тамашалар оештыралар. Элек, кагыйдә буларак, бу чараларга кунаклар һәм ата-аналарны чакырганнар, ләкин быел коронавирус куркынычы янау сәбәпле, аларны алар социаль челтәрләрдә генә күрергә мөмкин булачак.
– Кичке ял өчен табигатьтә диско-мәйданчык, ябык бина, шулай ук тавыш һәм яктылык аппаратурасы белән җиһазланган клуб бар, – дип сүзен дәвам итә Диана Николаевна. – Корпусларда телевизорлар куелган, ә клубта – экранлы проектор. Кайвакыт балалар фильмнар да карый. Мәгълүмати-агарту чаралары да үткәрәбез: юл хәрәкәте кагыйдәләре турында исләренә төшерәбез, финанс белеме, профсоюз оешмасы эше турында сөйлибез. Шулай ук экологик акцияләр, иҗади конкурслар һәм флешмоблар үткәрәбез. Беренче сменада бездә чын Сабан туе уздырылды.
“Сосновка”да инде ел саен була торган бизнес-көн бик кызык уза. Җирле “банк” үз акчаларын чыгара һәм ял итүчеләргә шул акчаны эшләп алу мөмкинлекләре тудырыла. Балаларда билгеле бер сумма җыелгач, алар үз бизнесларын ача ала. Ә кичен отряд эшләп тапкан акчаларын җыя һәм аукционда катнаша.
Кабат-кабат күңел тарта
Шундый яхшы шартларда һәм иҗади программалар бай булганда сәламәтләндерү сменасы – 21 көн бер мизгел кебек уза. “Сосновка”да бер булганнан соң, күп кенә малайлар һәм кызлар монда кабат килергә омтылалар.
– Без ведомство карамагындагы лагерь, күпчелек ял итүчеләр – ТНГ-Групп компаниясе хезмәткәрләренең балалары. Ата-аналары башка предприятиеләрдә эшли торган балалар да бар. Күпләр безгә ел саен килергә тырыша, – ди начальник урынбасары Диана Барсукова.
Яшь бөгелмә Зарина биредә инде бишенче җәй рәттән ял итә. Аның өчен иң мөһиме – яшьтәшләре белән аралашу. Бу юлы да яңа дуслар табуына шатлана. Ә коронавирус куркынычы сәбәпле кабул ителгән катгый куркынычсызлык кагыйдәләре укучыны аптыратмый. Ул чикләүләр актив ял итүгә комачауламый дип саный кыз.
Унбер яшьлек Тимурның “Сосновка”га икенче килүе:
– Узган ел миңа дискотекалар һәм кичәләр ошады. Бездә шундый яхшы вожатыйлар! Бер дә күңелсез булмый. Монда һәркем үз мәнфәгатьләре буенча шөгыль таба ала. Бик күп түгәрәкләр оештырылды, төрле чаралар, спорт ярышлары күңелле үтте. Биредә безне бик тәмле ашаталар!
Кыскасы, “Сосновка”дагы тормыш шулкадәр күңелле һәм мавыктыргыч ки, инде мәктәпне тәмамлаган һәм вузларга укырга кергән яшьләр дә кабат шушы лагерьга кайталар, ләкин инде – вожатыйлар сыйфатында. Алар балалар белән бер телдә сөйләшә беләләр, аларга җәйге каникулларны файдалы итеп үткәрергә, сәламәтләнергә һәм күп ләззәт алырга ярдәм итәләр.
Анастасия БАЛАНДИНА
ФОТО: Сергей ПРОКАЕВ, Кристина КОЛИУХ, Татьяна ПРОКОПЬЕВА.