Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Саннар хакыйкатьне төгәл күрсәтә.

Бөтенроссия халык санын алу агымдагы елның иң зур вакыйгаларыннан берсе булачак дип көтелә.

Бу эш 1 октябрьдән башланып, ай буе дәвам итәчәк. Быелгы процесс 2010 елда булган халык санын алудан аерылып торачак.

– Халык санын алуда быел төп үзгәреш шунда, илебез халкы, теләгән очракта, перепись язуларын интернет аша мөстәкыйль тутыра алалар, – диде Бөгелмә дәүләт статистика бүлеге начальнигы Салих Габдарахимов. – Моның өчен, билгеле, кешенең компьютеры яки шәхси кабинетка керерлек кушымтасы булган смартфон кирәк. Тиздән Дәүләт хезмәтләре порталында махсус бит ачылачак. Исәп язуларында расланган аннан файдаланучы һәр кеше халык санын алу вакытында бирелә торган сорауларга җавап бирү мөмкинлеге алачак. Тагын бер мөһим яңалык – халык санын алу белән шөгыльләнүчеләргә махсус программа кертелгән электрон планшетлар биреләчәк. Әмма, технологик тәэминат һәм электрон эш вариант кертелү белән генә кәгазь тутыру процесслары юкка чыкмый, сораштырулар нәтиҗәсе традицион типография бланкларында да күрсәтеләчәк. Сүз уңаеннан искә төшерик, агымдагы 2020 елда халык санын алу элекке кебек ике атна түгел, ә бер ай дәвам итәчәк.

Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә, халык санын алуны башкару өчен өч төрле формадагы бланк әзерләнә. Беренчесе – “Л” формалысы – Россия территориясендә даими яшәүче затлар турындагы, икенчесе – “П” формалысы – халыкның торак шартлары турындагы, өченчесе – “В” формалысы – даими яшәүләре чит илдә булып, бу чорда Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча торучылар турындагы мәгълүматлар өчен.

Бланклар кешеләр Дәүләт хезмәтләре порталында аларны мөстәкыйль рәвештә дә тутырырлык һәм тупланган мәгълүматларны электрон планшетларга җиңел кертерлек итеп эшләнгән. Сораулар заманча яңа-мәгълүмати ихтыяҗларны чагылдырырлык итеп бирелә һәм алар законнардагы яңа үзгәрешләрне дә исәпкә алып әзерләнгән.

Бөгелмә дәүләт статистика бүлегендә Бөтенроссия халык санын алу чорындагы эшләрне оештыру планы төзелеп бетеп килә. Шәһәрдә – 25, районда 6 стационар пункт оештыру күздә тотыла, алар, нигездә, авыл җирлекләренең башкарма комитетлары биналарында һәм мәктәпләрдә булачак. Бер халык санын алучы хезмәткәргә чама белән 550ләп кеше белән эшләргә туры киләчәк. Шәһәр һәм райондагы резервны исәптә тотып, бу эш белән төрле дәрәҗәдәге 300 кеше шөгыльләнәчәк. Белгечләр башта һәр торак пунктның картасын эшләячәк, бу шулай ук кече авылларга да кагыла. Ул карталар планшетларга кертеләчәк.

Әлеге вактта кадрлар сайлау бара. Халык санын алуда катнашырга теләүчеләр статистика бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Алар белән әңгәмә үткәрелә, анкета мәгълүматлары тутырыла, аларның хөкем ителгәнме-юкмы икәнлеге тикшерелә. Сайлап алынган кешеләр махсус уку курслары уза һәм шуннан соң алар үз вазифаларын үтәүгә керешә алачак.

Аерым шәхси йортлар секторында яшәүчеләр белән эшләүдә кыенлыклар туарга мөмкин дип фаразлана. Чөнки шәхси ихаталар, кагыйдә буларак, биек коймалар белән әйләндереп алынган, күпләрендә этләр дә бар. Бөтенроссия халык санын алу буенча район комиссиясе һәм эчке эшләр органнары алдан ук социаль яклап куркыныч  урыннарны ачыклау эшләрен башкарачак. Халык санын алу белән шөгыльләнүчеләр андый адресларга әлеге кампания вакыты өчен ул участокларга куркынычсызлыкны тәэми6н итү өчен махсус беркетелгән полиция хезмәткәрләре белән йөриячәк.

Халык саны исәбен алучыларга махсус шарфлар, портфелҗләр, күкрәк билгеләре, таныклыклар бирелә. Алар үзләре белән паспортларын да йөртергә тиеш булалар. Хосусый (персональ) мәгълүматлар фаш була дип борчылырга кирәкми – гражданин турындагы һәрбер мәгълүмат, хәтта исем-фамилиясе дә, конфиденциаль, ягъни яшерен булачак.

Халык санын алу кампаниясе Россиядә 10 елга бер мәртәбә уза. Перепись язулары халыкара стандартларга туры китереп әзерләнгән. Һәрбер дәүләт анда үзләре өчен актуалҗ булган сораулар блогын әзерләп куя. 2020 елгы кампания вакытында бездә ул сораулар кешеләрнең эш белән мәшгульлегенә һәм хезмәт миграциясенә бәйле булачак.   

Сергей БРЮХАЧЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса