Салым өлкәсенә сәяхәт
19 октябрь көнне Бөгелмә шәһәренең районара салым инспекциясе бүлегендә 6 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары экскурсиядә булдылар. Укучыларны Татарстан Республикасының 17 нче районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Надежда Николаевна Андреева каршы алды, нәкъ менә ул салымнарның, гомумән, нәрсә икәнен, аларның нигә кирәк булуын кыскача аңлатып узды....
19 октябрь көнне Бөгелмә шәһәренең районара салым инспекциясе бүлегендә 6 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары экскурсиядә булдылар. Укучыларны Татарстан Республикасының 17 нче районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Надежда Николаевна Андреева каршы алды, нәкъ менә ул салымнарның, гомумән, нәрсә икәнен, аларның нигә кирәк булуын кыскача аңлатып узды.
Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.
Автор фотосы.
21 ноябрь көнне - салым органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Россия Федерациясе Президенты карары белән мөстәкыйль Дәүләт салым органы буларак 1991 елның 21 ноябрендә оеша. Салым инспекциясе дәүләт казнасын даими тулыландыру белән шөгыльләнә, халык тормышының тотрыклылыгы өчен менә инде 20 елга якын хезмәт күрсәтә.
2011 елның тугыз ае эчендә дәүләт бюджетына 2,5 миллиард сум акча җыелган. Шуларның 1 миллиард сумга якыны - республика бюджетына, 420 миллион сум акча Бөгелмә районыныкына күчкән. "Нинди салым төрләре була? Алар нәрсә өчен кирәк? Иртәме-соңмы, сезне барыгызны да бу сораулар борчый башлый. Чөнки сез нинди генә һөнәр сайласагыз да, нинди тормыш юлыннан китсәгез дә, барыбер салым түләүчеләр булачаксыз. РФ Конституциясендә: "Һәр кеше закон буенча каралган салымнар түләргә бурычлы", - диелгән. Салымнар сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль өлкәләр үсеше өчен кирәк. Салымнар ярдәмендә сез бушлай белем аласыз", - дип аңлатып узды Надежда Андреева.
Балаларга бу өлкә эшчәнлеге белән танышканда күңеллерәк булсын өчен, кызыктыру чарасы буларак, буклетлар да әзерләнгән иде. Укучылар салым инспекциясенең ничек эшләве, эш нәтиҗәләре һәм аның алдында торган бурычлар турында хәбәрдар булып, салым һәм аларны түләүнең никадәр мөһим эш икәнен белеп киттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа