Салым хезмәтендә – кунакта
* 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне 28 июнь көнне җирле салым хезмәте инспекциясендә балалар катнашында тантаналы очрашу үтте. Кунакта "Ялкын" балалар приюты балалары һәм тәрбиячеләре иде. Әлеге очрашуның сәбәбе - федераль масштабтагы чара. Приюттан тәрбияләнүче дүрт бала Халыкара балаларны саклау көненә багышланган "Киләчәк турында хыялларым" балалар рәсеме бәйгесенә...
Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Автор фотолары.
Салым хезмәте һәм приютта тәрбияләнүчеләр арасында аралашып-сөйләшеп яшәү матур традициягә кергән. Балаларда кунакта булганнан соң, хезмәткәрләр аларны үзләре эшли торган бина буенча сәяхәткә һәм чәй өстәленә чакырганнар. Шул рәвешле аларның күңелләрен күреп, күңелле мизгелләр бүләк итәселәре килгән.
Салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Надежда Андреева ялкынлыларны Россия салым системасы тарихы белән, ангнары кабинетлар буенча йөртеп, хезмәттәшләре һәм биредәге бүлекләр белән таныштырды. Хезмәткәрләр һәрбер бүлмәдә балаларны сәләмләп, аларны якты йөз белән каршы алдылар. Салым түләүчегә шәхси номер бирелүче бүлмә, хатларга штамплар басучы гади булмаган җиһазлы кабинет - болар барысы да онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Соңгысы балаларга бигрәк тә кызык тоелды, һәрберсе үзен әлеге вазифада тикшереп карарга ашыкты. Тимер ишекле серле бүлмә барыбызда да зур кызыксыну уятты. Салым хезмәткәре ишекне әз генә ачып, әлеге бүлмәдә яшерен мәгълүматлар саклануы турында сөйләде. Анда керү чикләнгән, махсус рөхсәте булган кеше генә анда үтеп, серле бүлмәне күрә ала.
Кызыклы сәяхәттән соң, балаларны тәм-томнар белән чәй өстәле көтә иде. Соңрак Россиянең 17 нче районара федераль налог хезмәте инспекциясе җитәкчесе Марат Мөхәммәдиев тантаналы шартларда "Киләчәк турында хыялларым" бөтенроссия бәйгесенең республика этабы балалар рәсеме бәйгесендә җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Башка балалар да игътибардан читтә калмады - салым хезмәтеннән бүләкләр кабул итеп алды.
"Федераль салым хезмәте рәсем бәйгесе игълан иткәч, без уйладык-уйладык та, иң күп хыялланучылар, алар балалар дигән фикергә килдек. Шуның өчен дә без "Ялкын" социаль приюты балаларына мөрәҗәгать иттек. Бүгенге көндә алар ата-ана назыннан мәхрүм. Бүгенге чарабыз ярдәмендә балаларны бездәге эш рәвеше белән таныштырасыбыз килде. Нәрсәгәдер ирешер өчен укырга, белергә, тырышырга, эшләргә кирәк. Балалар боларның барысын да аңлап үсеп, безнең лаеклы киләчәгебез булсыннар иде", - ди Надежда Андреева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа