Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Салым хезмәтендә – кунакта

28 июнь көнне җирле салым хезмәте инспекциясендә тантаналы очрашу үтте. Кунакта "Ялкын" приюты балалары һәм тәрбиячеләре булып китте. Әлеге очрашуның сәбәбе - федераль масштабтагы чара. Приютта тәрбияләнүче дүрт бала Халыкара балаларны яклау көненә багышланган "Киләчәк турында хыялларым" дигән рәсем бәйгесенә үзләренең эшләрен юллыйлар. Татарстан буенча 47 бала катнашкан бәйгедә безнекеләрнең...

Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Автор фотолары.
Салым хезмәте һәм приютта тәрбияләнүчеләр арасында аралашып-сөйләшеп яшәү матур традициягә кергән. Балаларда кунакта булганнан соң, хезмәткәрләр аларны үзләре эшли торган бина буйлап сәяхәткә һәм чәй өстәленә чакырганнар. Шул рәвешле күңелләрен күреп, күңелле мизгелләр бүләк итәселәре килгән.
Салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Надежда Андреева ялкынлыларны Россия салым системасы тарихы белән, аннары кабинетлар буйлап йөртеп, хезмәттәшләре һәм биредәге бүлекләр белән таныштырды. Хезмәткәрләр һәрбер бүлмәдә балаларны сәламләп, аларны якты йөз белән каршы алдылар.
Салым түләүчегә шәхси номер бирелә торган бүлмә, хатларга штамплар баса торган гади булмаган җиһазлы кабинет - болар барысы да онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Соңгысы балаларга бигрәк тә кызык тоелды, һәрбер-се үзен әлеге вазифада тикшереп карарга ашыкты. Тимер ишекле серле бүлмә барысында да зур кызыксыну уятты. Салым хезмәткәре ишекне әз генә ачып, әлеге бүлмәдә яшерен мәгълүматлар саклануы турында сөйләде. Анда керү чикләнгән, махсус рөхсәте булган кеше генә үтеп, серле бүлмәне күрә ала.
Кызыклы сәяхәттән соң, балаларны тәм-томнар белән чәй өстәле көтә иде. Соңрак Россиянең 17 нче районнара федераль салым хезмәте инспекциясе җитәкчесе Марат Мөхәммәдиев тантаналы шартларда "Киләчәк турында хыялларым" бөтенроссия бәйгесенең республика этабы балалар рәсеме бәйгесендә җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Башка балалар да игътибардан читтә калмады - салым хезмәтеннән бүләкләр кабул итеп алды.
"Федераль салым хезмәте рәсем бәйгесе игълан иткәч, без уйладык-уйладык та, иң күп хыялланучылар алар балалар дигән фикергә килдек. Шуның өчен дә без "Ялкын" социаль приюты балаларына мөрәҗәгать иттек. Бүгенге көндә алар ата-ана назыннан мәхрүм. Әлеге чарабыз ярдәмендә балаларны бездәге эш рәвеше белән таныштырасыбыз килде. Нәрсәгәдер ирешер өчен укырга, белергә, тырышырга, эшләргә кирәк. Балалар боларның барысын да аңлап үссен, безнең лаеклы киләчәгебез булсыннар иде", - ди Надежда Андреева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса