Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Салым хезмәтендә – Ачык ишекләр көне

21-22 сентябрь көннәрендә шәһәребезнең салым инспекциясе салым түләүчеләр өчен, физик затларга салына торган барлык салымнар турында тирәнрәк аңлату максатында, Ачык ишекләр көне уздырды. Чара бердәм рәвештә РФның барлык торак пунктларында, район үзәкләрендә үтте.

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.

Бу көнне салым инспекциясенә килгән һәммә кеше үзенә кирәкле мәгълүмат алды. Хезмәткәрләр бик тәфсилләп, зур сабырлык белән һәр кешегә физик затларга салына торган барлык салымнар турында сөйләделәр.

Менә ишеккә таба атлаган бер ханымны туктатып, бирегә ни өчен килүе белән кызыксынам. Берничә ел элек инде күптән ташлаган җиләк-җимеш бакчасына, аннан баш тартуына карамастан, салым килгән булган. "Күп кенә инстанцияләр буенча йөреп, бу эшне, ниһаять, законлаштырган идем, - ди ул. - Менә тагын күптән түгел генә салым хезмәтеннән түләргә кушып, кәгазь килде. Күзлексез начар күрәм, карап-укып та тормадым, тагын шул мәсьәлә буенчадыр инде, әрлим әле үзләрен дип, бик кызып килгән идем, башта бик итагатьле итеп, тәрәзә каршындагы урындыкка утырттылар, аннары кәгазьне алып укып чыккач, җентекләп аңлатып бирделәр. Бөтенләй икенче төрле салым икән, күп тә түгел, 109 сум гына, банкка киттем, хәзер үк түлим". Әйе, юктан да хәтер кала, аздан да күңел була дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр шул, бу ханымның шундый уңай тойгылар белән китүе-нә үзем үк сөенеп куйдым.
Бирегә килгән башка клиентлардан да сорашам. Мәсәлән, Татьяна Милентьева милек салымы турында күбрәк белергә теләп килгән. "Кызлардан үземә кирәк булган барлык мәгълүматларны да алдым, сорауларыма төгәл һәм аңлаешлы җаваплар бирделәр, рәхмәт үзләренә", - ди. Римма Мирсәяпова да (рәсемдә) салым хезмәте белгеч-хезмәткәрләре эшеннән бик канәгать булуын белдереп: "Алар белән эшләве дә рәхәт", - диде.

Бу көннәрдә салымнар хезмәтендәге яңалыклар белән дә танышырга була иде. Мәсәлән, бюджетка физик затлардан милек салымнарының үзвакытында һәм тулы кү-ләмдә керүен тәэмин итү максатында, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе тарафыннан 1 октябрьдән 30 ок-тябрьгә кадәр "Салымнарны вакытында түлә" ("Уплати налог вовремя") дигән айлык уздырыла. Салым законнарында үзгәрешләр булу сәбәпле, 2011 ел өчен милек, транспорт һәм җир салымнарын түләү быелның 31 октябренә кадәр башкарылырга тиеш икән. Шуңа күрә салым инспекциясе шушы өч салымны да вакытында, соңга калмыйча түләргә киңәш итә. Бу эшне барлык банкларның бүлекчәләрендә, түләү терминалларында һәм "Электронный Татарстан" инфоматларында башкарырга мөмкин. "Бүген эшләнәсе эшне иртәгә калдырма!" - дип кисәтәләр инспекциядә.

Салым инспекция-сенең физик затлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Надежда Андреева мондый чараның вакытлы уздырылуын һәм халык өчен бик тә кирәкле гамәл икәнлеген ассызыклады. "Бүгенге көндә салым инспекциясе хезмәткәрләре 2011 ел өчен тулысынча физик затларга җир, транспорт һәм милек салымнарын эшләп төгәлләделәр. Аларның барысы да адреслар буенча халыкка таратылды инде, - диде Н.Андреева. - Әгәр кемнең дә булса бу мәсьәләләр буенча соравы бар икән, рәхим итсеннәр, алар безнең белгечләрдән җентекле җа-вап алырлар".

21 һәм 22 сентябрьдә бирегә килгән бөгелмәләр мондый көннәрнең киләчәктә ешрак та уздырылуын теләделәр. Салым хезмәткәрләре бу турыда да кайгыртканнар, 12-19 октябрьдә чираттагы Ачык ишекләр көне үтәчәк.

Салымнар өлкәсендәге белемнәрегезне күтәрү, хокукларыгызны тирәнрәк белү, киңәшләшү максатында да килегез, сорауларыгызны бирегез, үкенмәссез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса