Сабаннарда cайрашкач, ындырда ыңгырашмыйбыз
Аһ, ипи, икмәк, ипекәй! Син - акыл, яшәү, яшьлек: Син - көшел-көшел бәхет бит, Син - телем-телем бәхет. Яшә җирдә вакытларның Мәңге дәвамы төсле - Икмәк лә җирнең алласы Һәм пәйгамбәре - Кеше! Икмәк үскән бу җирне без Калдыртмабыз күмергә - Газиз ипекәйдер менә! Ипекәемдер менә! Шагыйрь Зөлфәтнең шушы шигырь...
Аһ, ипи, икмәк, ипекәй!
Син - акыл, яшәү, яшьлек:
Син - көшел-көшел бәхет бит,
Син - телем-телем бәхет.
Яшә җирдә вакытларның
Мәңге дәвамы төсле -
Икмәк лә җирнең алласы
Һәм пәйгамбәре - Кеше!
Икмәк үскән бу җирне без
Калдыртмабыз күмергә -
Газиз ипекәйдер менә!
Ипекәемдер менә!
Шагыйрь Зөлфәтнең шушы шигырь юлларын укыгач, үземнең дә кичекмәстән араларында анда-санда күренеп киткәләгән зәңгәр чәчәкләре булган сары дулкынлы өлгергән иген кырын күрәсем килеп китте. Машинадан карап барасыңмы, югарыдан күз саласыңмы яки салмак адымнар белән генә атлап якыннан хозурланасыңмы - күкрәп иген үскән басуларның матурлыгы күңелләргә әллә күпме сөенеч, шатлык китерә.
Дөньяда икмәктән дә кадерлерәк һәм олырак ризык юк. Икмәк сүзе - дөньяда иң олуг, иң хөрмәтле сүз. Игенче вакытында чәчеп, кадерләп үстергән һәм аның бөртеген дә әрәм итми җыеп алып, ил амбарларына озата башлаган кызу көннәр хәзер.
Кырлардан, басулардан Кодашның ындыр табагына кайттым. Беләсезме нәрсә гаҗәпләндерде, куандырды мине монда? Чисталык, тәртип, оешканлык. Юкка кабаланмый гына, үз эшенең җаен, тәртибен белеп, һәркем тырышып эшләп йөри биредә.
Кайткан ашлыкны чүптән арындыру, сортларга аеру белән дүрт хатын-кыздан торган төркем шөгыльләнә икән. Алар инде үз эшләренең осталары булып беткәннәр. Махсус техниканың да бөтен нечкәлекләрен белеп өлгергән-нәр (ватыла калса - терсәктән майга бата-бата, тиз арада үзләре үк төзәтеп
тә куялар икән). Таныштырып китим әле алар белән.
Лилия Гыйсмәтова 1996 елдан бирле урып-җыю чорында ындыр табагында эшли.
Валентина Гыйльметдинова, Роза Нигъмәтҗанова инде җиденче ел катнашалар бу эштә. Татьяна Тәминдарова элек сыерлар сауган, пенсиягә чыккач, урып-җыю чорында өйдә утыра алмаган - ындыр табагына килгән. Эшләр тәмамлангач, һәр елны хуҗалык башлыгы Харис Әхмәтгәрәев аларның һәрберсенә бушлай өчәр центнер бодай, өчәр центнер фураж да бирдертә икән, җитмәсә.
Классташым Роза Нигъмәтҗанова күп еллар Азнакайда балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп, лаеклы ялга чыккач, гаиләсе белән Кодашка кайтып төпләнә. Хуҗалык башлыгы, ындыр табагы мөдиренең гозерен тыңлап килә ул бирегә эшкә урып-җыю чорында. Менә бүгенге экскурсияне дә ул үткәрде миңа. Амбардан амбарга кердек, зур, коры икмәк көшелләрен күреп сөендек.
- Карале, карале, Равилә, матурлык-ларын! - диде, борчак өемнәре янында тукталдык. - Нәкъ сары гәрәбәләр бит", - дип куандык. Ул арада зур йөк машинасы кырдан арпа кайтарып бушатты. Алтын бөртекләр, тузан катыш тәмле исләр чыгарып, машина әрҗәсеннән көшелгә шудылар. Бу күренешкә карап Роза: "Икмәктә - хикмәт", - дигәннәр бабайлар. Дәүләтнең куәтен шуңа карап үлчәгәннәр. "Азыклы ат арымас, икмәкле ил җиңелмәс" дигәне дә бар. Болардан башка, икмәк ул - дуслык, туганлык символы да. Бар халыклар да кунакны ипи-тоз белән каршылый бит", - диде. "Икмәкнең кадерен белсәң, бә-хетле булырсың", - дип өстәп киттем мин дә. Монысы да хак сүзләр, боларын да күбебез балачактан ук ишетеп үстек. Икмәк бушаткан машина китүгә, минем тынгысыз классташым үзенең эш урынына ашыкты.
Ә мине инде бүтән әңгәмәдәш көтә иде. Ул - Рәсим Хәләф улы Газизуллин. Безнең "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкта 1980 елның кышыннан бирле хезмәт итә. 1994 елга кадәр өлкән агроном булып эшләгән. Юлда булган фаҗигадән соң, сәламәтлеге какшау сәбәпле, аны ындыр табагы мөдире итеп күчергәннәр. Хәзер менә 18 ел инде шушы эштә. Урып-җыю чорларында ул, ару-талуны белмичә, иртә таңнан төнгәчә, гел эш урынында. Менә дигән белгеч. Кешеләр белән мөгамәләсе дә гел уңай. Вакытлыча гына эшкә урнашкан ир балалар, өлкән яшьтәге машина йөртүчеләр, үзе янында инде күп еллар эшләүче хатын-кызлар белән дә йомшак итеп, ихтирам белән аралаша. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган белгеч иген игүгә, икмәк үстерүгә безнең "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкта гына да 32 ел гомерен багышлаган.
Әлбәттә, уңышлар җиңел генә килми. Моны яхшы аңлап, бөтен тырышлыгын, көчен биреп эшли тәҗрибәле белгеч. "Авыл хуҗалыгында төп игътибар - бөртекле ашлыкны вакытында, югалтуларсыз җыеп алу һәм терлекләргә кышлык азыкны җитәрлек, яхшы сыйфатлы итеп әзерләп кую", - дип сөйләп китте ул миңа. "Хуҗалыкны табышлы иткән төп чыганак - икмәк, сөт, ит, - ди ул. Икмәк сүзенә аерым басым ясап, - иң башта икмәк, чөнки ашлык уңмаса, терлекчелекне үстереп булмый. Маллар үрчетергә азык-төлек кирәк!" Менә шулай фикер йөртә минем әңгәмәдәшем Рәсим Хәләф улы.
Сүзебез ындыр табагына әйләнеп кайтты. Беренче икмәк - уҗым арышы 23 июль көнне кайткан басудан. Бүгенге көнгә арыш белән башкарыласы барлык эшләр дә эшләнеп беткән.
Борчак шулхәтле уңган быел! "32 ел эшләү дәверемдә Кодаш басуларында мондый уңышны сирәк күрдем", - ди белгеч.
Мин амбарда үзем өчен яңа культура - эспарцет орлыклары күрдем. Алар чистартылып, чәчүгә әзерләнеп куелган. Бу күпьеллык үлән мал ризыгы буларак кулланыла икән. Чәчәк атканда бал кортлары өчен дә бик файдалы диләр.
29 июльдән (борчак беткәч) арпага төшкән безнең хуҗалык. "Озакламый чират - сабан бодаена", - ди әңгәмәдәшем Газизуллин. Хәерле сәгатьтә!
Һәрбарчабызның да табыннарын игенчеләребезнең хәләл көче белән табылган бәрәкәтле ризыклар мул бизәсен, якташлар!
Равилә АРСЛАНОВА.
Кодаш авылы.
Автор фотосы.
Рәсемдә: Рәсим Газизуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа