Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Рөстәм Миңнеханов ветераннар турында: “Сез безнең өчен һәрвакыт батырлык һәм геройлык өлгесе булачаксыз”

Бүген Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантана узды. Бәйрәмнең иң кадерле кунаклары булган сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов якынлашып килгән Җиңү көне белән тәбрикләде. Тантанада...

Бүген Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантана узды. Бәйрәмнең иң кадерле кунаклары булган сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов якынлашып килгән Җиңү көне белән тәбрикләде. Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Бәйрәмгә килүчеләрне "Вместе с президентом" иҗтимагый хәрәкәте активистлары сугыш геройлары өчен әзерләнгән социаль-патриотик акциясе белән каршы алды.

Иң элек Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә белән танышып чыкты. Тантана сәхнәгә Казан югары хәрби команда училищесы почет каравылының Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт әләмнәрен, Җиңү байрагын алып чыгу белән башланды. Аннан соң дәүләт гимннары яңгырады.

Рөстәм Миңнеханов барча халыкны Җиңүнең 70 еллык юбилее белән тәбрикләп: "1945 нче елның 9 нчы маенда совет гаскәрләре фашист режимы золымын бастырып, илебезгә бәхәссез олы Җиңү бүләк итте һәм канкойгыч сугышка нокта куйды. Бу дата аталарыбыз һәм бабаларыбызны данлау көненә, илкүләм горурлык, чиксез тирән рәхмәтләр җиткерү, олы хәсрәт һәм мәңгелек хәтер символы булып кереп калды", - дип мөрәҗәгать итте.

"Бөек Җиңүнең бәһасе - аяусыз көрәш, олы корбаннар. Бу олы бәйрәм көнендә без рәхмәтләр укып, Татарстанның ул һәм кызлары батырлыгына дан җырлыйбыз. Бик күп пәһлеваннарыбыз Җиңү хакына гомерен корбан иткән", - дип, Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырларны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.

Татарстан лидеры ассызыклаганча, ветераннарның сугышта һәм тылда күрсәткән каһарманлыгы, олы ихтыяр көче, фидакарьлеге беркайчан онытылмаячак. "Сез безнең өчен һәрвакыт батырлык һәм геройлык өлгесе булачаксыз, без сездән чып-чын патриотлыкка, чыдамлылыкка, тотнаклылыкка өйрәнәбез. Сез Россия һәм Татарстанның горурлыгы! Сезгә карата һәрвакыт аерым мөнәсәбәт хакимлек итәчәк", - дип мөрәҗәгать итте Р. Миңнеханов ветераннарга. Ул илдә ветераннар хөрмәтенә күп кенә чаралар уздырылганын, аларга карата игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтелүен билгеләп үтеп, аларны торак белән тәэмин итү, булган торакларына капиталь төзекләндерү программалары гамәлгә ашырылуын, социаль, медицина хезмәте, санатор-курорт дәвалау, төрле мәдәни чаралар үткәрелүен искәртеп узды.

Рөстәм Миңнеханов ветераннарга Ватаныбыз һәм киләчәк буын хакына кылган сугышчан һәм хезмәт батырлыгы өчен олы рәхмәт сүзләрен ирештереп: "Хөрмәтле ветераннар! Без Сезнең алда баш иябез! Сезгә ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет, күңел тынычлыгы, җан җылысы телим! Җиңү көне белән Сезне!" - диде.

Алга таба бүләкләү тантанасы башланды. Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашкан Василий Горбуновка III дәрәҗә Дан орденын тапшырды. Ветеран бу бүләкләүгә Витебск өлкәсендә бәрелешләрдә күрсәткән батырлыгы өчен 1944 нче елда ук каралган булган. 1944 нче елның июлендә батырларча һәлак булган Михаил Куликов исеменә Кызыл Байрак ордены һәм 1943 нче елның октябрендә яу кырында ятып калган Әгъзам Насыйров исеменә Кызыл Йолдыз ордены бирелү турындагы шәһадәтнамәләрне кызлары кабул итеп алды. Бөек Ватан сугышында катнашкан Армия генералы, РФ хәрби фәннәр акдаемиясе президенты, хәрби һәм тарихи фәннәр докторы, профессор Мәхмүт Гәрәевкә Рөстәм Миңнеханов ТРның "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды.

Мәхмүт Гәрәев җавап нотыгында: "Бу сугыш бик авыр, дәһшәтле булды. Башта без җиңелеп килгән булсак та, ахырдан барыбер җиңүгә ирештек. Соңгы вакытта фашизм яңадан торгызыла башлады. Совет солдатының җиңүгә керткән өлеше шик астына куела. Күп кенә басмаларда безнең җиңү әһәмиятен киметүгә омтылышлар күзәтелә. Моңа каршы көрәшергә кирәк! Әгәр безнең гамәлләребез, адымнарыбыз уңышсыз булса, без Җиңү яулый алмас идек", - дип басым ясап әйтте ветеран.

Тантанада шулай ук хатын-кызларның да сугышта Җиңүгә саллы өлеш кертүе ассызыкланды, программаның бер блогы нәкъ менә аларга багышланган иде. Бөек Ватан сугышында барлыгы 800 меңнән артык хатын-кыз көрәшкән.

Алга таба тантана Татарстанның иҗат коллективлары чыгышларыннан торган концерт программасы белән дәвам итте. Бәйрәмдә катнашучылар алдында җырчылар Илшат Вәлиев, Марсель Вәгыйзов, Айгөл Хәйри, Эльмира Кәлимуллина, Салават Фәтхетдинов чыгыш ясады. РСФСРның халык артисты Лев Лещенко да тамашачыларга җырларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X