Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан Instagram да ролик урнаштырды

Казанда #НаОднойВолнеРФ флешмобы Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы тарафыннан бәйрәм алдыннан игълан ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә Россия көне уңаеннан #НаОднойВолнеРФ һәм #яРоссия хештеглары белән ролик урнаштырды. Шунысын да искәртик: Казанда #НаОднойВолнеРФ флешмобы Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы тарафыннан бәйрәм алдыннан игълан ителде. Анда Түбән Новгород, Чиләбе, Волгоград,...

Казанда #НаОднойВолнеРФ флешмобы Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы тарафыннан бәйрәм алдыннан игълан ителде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә Россия көне уңаеннан #НаОднойВолнеРФ һәм #яРоссия хештеглары белән ролик урнаштырды.

Шунысын да искәртик: Казанда #НаОднойВолнеРФ флешмобы Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы тарафыннан бәйрәм алдыннан игълан ителде. Анда Түбән Новгород, Чиләбе, Волгоград, Хабаровск, Новосибирск, Новороссийск, Санкт-Петербург, Ижау, Сочи, Ульяновск, Сарытау, Севастополь һәм Мәскәүдә яшәүчеләр катнашты.

«Кешеләр, шәһәрләр һәм төбәкләрне берләштерә торган киң колачлы һәм күңелле вакыйгада катнашуы бик җиңел. Моның өчен дусларыгыз белән ни рәвешле сулдан уңга таба дулкын җибәрүегезне камерага төшерергә, шуннан соң әлеге видеоны махсус хештеглар белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга гына кирәк», - ди оештыручылар.

Хәзерге вакытта Татарстан лидеры сәхифәсендәге видеоны 5 меңгә якын кеше караган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса