Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Тема дня

Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы губернаторлары арасында лидер

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы губернаторлары медиарейтингында март ае нәтиҗәләре буенча беренче һәм бөтенроссия төбәк башлыклары рейтингында бишенче урында тора. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә. Идел буе федераль округы губернаторлары медиарейтингында Татарстан Президенты икенче урыннан беренчегә Саратов өлкәсеннән Валерий Радаевны һәм вакытлыча Пермь крае башлыгы вазифаларын башкаручы...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы губернаторлары медиарейтингында март ае нәтиҗәләре буенча беренче һәм бөтенроссия төбәк башлыклары рейтингында бишенче урында тора. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Идел буе федераль округы губернаторлары медиарейтингында Татарстан Президенты икенче урыннан беренчегә Саратов өлкәсеннән Валерий Радаевны һәм вакытлыча Пермь крае башлыгы вазифаларын башкаручы Максим Решетниковны узып күтәрелә. Медиарейтингта иң зур үсешне Пенза губернаторы Иван Белозерцев күрсәткән.

Мәгълүмат чараларында барыннан да бигрәк Татарстан Президенты 60 яшьлек юбилее һәм Татфондбанк проблемаларын шәрехләүдә искә алынган. Шулай ук Рөстәм Миңнехановның хокук саклау органнары белән үткәрелгән банк кризисына кагылышлы булган кешеләрне җавапка тартуны таләп иткән һәм кредит оешмаларының зыян күргән клиентлырана түләүләрне тәэмин итүне йөкләгән киңәшмәсе искә алынган. Татарстан лидерының Пакыстанга эшлекле сәфәре дә яхшы яктыртылган.

Федерация субъектлары башлыклары гомумроссия рейтингында Миңнеханов бер баскычка төшкән. Аны Мәсәкү мэры Сергей Собянин, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, Кырым башлыгы Сергей Аксенов һәм Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса