Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Рөстәм Миңнеханов бөгелмәле Александр Красныхны дөнья чемпионатында уңышлы чыгышы белән котлады

Татарстан Президенты котлау сүзләрен шулай ук спортчыны тренерына, республиканың Йөзү федерациясе һәм "Динамо" оешмасы җитәкчелегенә юллаган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөзү буенча дөнья чемпионы, Россия Федерациясенең халыкара класслы спорт остасы Александр Красныхны Виндзорда йөзү буенча дөнья чемпионатында уңышлы чыгышы белән котлады. Котлау телеграммасын Рөстәм Миңнеханов шулай ук "Динамо" спорт оешмасы...

Татарстан Президенты котлау сүзләрен шулай ук спортчыны тренерына, республиканың Йөзү федерациясе һәм "Динамо" оешмасы җитәкчелегенә юллаган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөзү буенча дөнья чемпионы, Россия Федерациясенең халыкара класслы спорт остасы Александр Красныхны Виндзорда йөзү буенча дөнья чемпионатында уңышлы чыгышы белән котлады.

Котлау телеграммасын Рөстәм Миңнеханов шулай ук "Динамо" спорт оешмасы рәисе, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, Татарстан Йөзү федерациясе президенты, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаевка, югары категорияле тренер, Татарстан Республикасы атказанган физкультура хезмәткәре Сергей Кузнецовка да юллады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

"Александр Красных Виндзор шәһәрендә йөзү буенча дөнья чемпионатында уңышлы чыгышы белән котлыйм. Россия җыелма командасы составында эстафетада алтын медаль, 400 м дистанциясендә - көмеш, 200 м дистанциясендә - бронза медале бу зур казаныш, бу спортчының бәхәссез сәләте, тырышлыгы һәм куйган максатка ирешүе турында сөйли, шулай ук тренерның югары һөнәри осталыгы һәм республиканың Йөзү федерация белән берлектә, "Динамо" оешмасының нәтиҗәле эшен күрсәтә", - диелә телеграммада.

"Бу уңышлар үз эшеңә тугрылык һәм җиңүгә ышану, уртак бурычларны чишүдә бердәмлек - югары максатлар ирешүнең нигезе икәнлегенә дәлил. Һәрберегезгә матур һәм гадел спорт ярышы, җиңү, безнең республика һәм ил белән горурланырга биргән мөмкинлек өчен бик зур рәхмәт. Барыгызга нык сәламәтлек, бәхет, спортта һәм тормышта яңа үрләр яулауда уңышлар телим", - диелгән шулай ук котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса