25 сентябрь - 1993 - 1995 һәм 2000 - 2002 елларда Чечня Республикасында һәлак булганнарны искә алу көне. Дан мемориалына 5 якташыбызның фоторәсеме куелган.
Без Хәтер көнендә сәяси актка бәя бирү уеннан ерак. Без бүген җаннары Россия күгенә ак күгәрченнәр булып күтәрелгән егетләребезгә тере чәчәкләр китерәбез, янәшә яшәгән аналарның кечкенә...
Раилә Хафизова.
Автор фотолары.
Мәйданда яңгыраган музыканың рухын нинди сүзләр белән тасвирларга була? Хәрбиләрнең йөзләре уйчанланган көн бу. "Россиягә хезмәт итәм" дигән сүзләр бүген бөтенләй башкача яңгырый - аларның бөтен мәгънәсе йөрәк аша үтә.
Хәрби әләмнәр кул сузымында авыш куелган, кадет корпусы парад киемнәрдән горур баскан, ә офицерларның чәчәк куйган берсе, акрын хәрәкәт белән баш киемен салып, уң кулына тота. Кайберәүләре мәрмәргә беркетелгән сурәтләргә кулын тидерә.
Аналарның йөзләре кайнар яшьләр белән чыланган. Муниципаль хакимият башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, аларга мөрәҗәгать итеп, җир йөзендә әле һаман сугыш утының сүнми януын, шуңа күрә Ватанга тугрылыкның корбаннар белән сыналуын әйтте.
"Хәрби туганлык" оешмасы рәисе Леонид Прошин үз чыгышын: "Медальләрне һәркем алмады. Бигрәк тә рядовойларга бүләкләр сирәк бирелә. Әмма егетләрнең һәркайсы тугрылык һәм батырлык күрсәтте", - дип тәмамлады.
Һава-десант гаскәрләре рядовое, "Хәрби батырлык өчен" Маршал Жуков медале иясе Денис Братчиков кайнар нокталарда ныгыган туганлык хисе турында гади генә сөйләде: "Беркем дә барудан баш тартмады. Минем хезмәттәшләрем анда иде инде, кешеләр җитмәде. Күнегү кыенрак булды: электр юк, йортлар җимерек, гел караңгыда. Без хәрби колонналарны сак белән озату бурычын башкардык".
...Мәңгелек ут янган парктан үткәндә, Хәрби Дан мемориалы уң кулда кала. Мемориал үзе ачылган китап рәвешендә төзелгән, һәр яктан аңа ак баскычлар менә. Һәйкәлнең югары өлешенә өч кош сурәте уелган. Аларның ян-яктагы икесе канатлары каерылып, хәлсез муеннары белән җирдән башларын куяр урын эзли. Болары - күксел томан төсендә. Уртадагысы, алтын төслесе, күкрәге белән талпынып, һавага күтәрелеп бара. Сугыш утын кичеп, югарыга - тыныч тормышка.
Рәсемдә: хәрби туганлык - аерылгысыз (өстәге рәсемдә сулдан уңга - Игорь Хохрин, Сергей Леонтьев, Илья Иванов).