Россия армиясе сафларын 92 бөгелмәле тулыландыра
Тема дня

Россия армиясе сафларын 92 бөгелмәле тулыландыра

1 апрельдән 15 июньгә кадәр Россия Федерациясе территориясендә 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәр гражданнарны хәрби хезмәткә язгы чакыруга бәйле чаралар үткәрелә.

Бөгелмә комиссариатында бу эш узган сишәмбедә (12 майдан) активлашты. Дистәгә якын егет медицина тикшерүе узды, хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе нәтиҗәләре буенча Россия Кораллы Көчләре сафларына повестка алдылар. 
 

– Армиягә быел яз 135 мең егет чакырыла, шуларның 92се – бөгелмәлеләр, – дип аңлатты шәһәр һәм Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов. – Бу язгы чакырылыш кампаниясенең үзенчәлеге шунда: ул эпидемиягә каршы көчәйтелгән режим шартларында һәм фашистлар Германиясен җиңүнең 75 еллыгында уза. Россия Оборона министрлыгы линиясе буенча без барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән. Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен бактерицид нурланыш аппараты, кирәкле җиһазлар, контактсыз градусниклар, бер һәм күп тапкыр кулланыла торган битлекләр, кулларны дезинфекцияләү чаралары алынды. Хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм калган контингент өчен хәрби комиссариатка керү юллары аерым каралган. Постларда температура үлчәнә, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр бирелә, тиешле язылу алып барыла һәм консультацияләр уздырыла. Ике метрга кадәр социаль дистанция, шулай ук федераль законнарның башка таләпләре саклана. Республика җыелу пунктына озатканчы, автотранспортны дезинфекциялиләр. Егетләрне битлекләр һәм башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин итәчәкләр. Казанда аларга “COVID-19”га экспресс-тест узарга туры киләчәк. Бу процедураны узучылар һәм вирус табылмаган кешеләр казармада республика пунктына килүче башка чакырылучыларның төп массасыннан аерым яшәячәк һәм алга таба команда көтәчәк. Хәрби частька баруга, булачак Ватан саклаучылар ике атналык карантинда булачак, яшь сугышчы курслары узачак, Ватанга тугрылык турында ант кабул итәчәкләр һәм  солдат тормышына чумачаклар"


Быелгы язгы чакырылыш кампаниясенең башка аерым үзенчәлекләре юк. Егетләр армиядә 12 ай хезмәт итәчәк. Нигездә, алар коры җир гаскәрләренә озатылачак. Кемгәдер Ватан алдындагы бурычларын махсус частьларда, милли гвардия сафларында, хәрби-диңгез флотында түләргә туры киләчәк. Берничә Бөгелмә егете үз якташларын Свердловск өлкәсенең Лесной шәһәрендә һәм Удмурт Республикасының Кизнер бистәсендә урнашкан шефлыкка алынган частьларда, аерым инженер-сапер полкында алмаштырачак. Сүз уңаенда, урта махсус белеме яки югары уку йортын тәмамлау турында диплом алган һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләрнең сайлау хокукы бар: ике яки өч елга контракт буенча яки 12 айга гадәти чакыру буенча барырга. Россия Оборона министрлыгы линиясе буенча хәрби-исәп белгечлеге буенча әзерләнгән гражданнарга да аерым игътибар бирелә. Бу юлы призывниклар арасында шундый җиде егет бар. Берсе Лениногорскида укыган, алтысы – “ДОСААФ” автомәктәбендә, Түбән Камада тирәнтен белем алган. Барысы да “В” һәм “С” категорияле машина йөртүче таныклыгы алдылар һәм хәзер максатчан юнәлеш буенча шефлыкка алынган частька, Кизнер бистәсенә китәргә тиешләр. 
    

– Мин дә шундыйлар арасында, – ди призывник Игорь Либанов. – Флотта яки һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә хыялланган Илгиз Рәхимов, шулай ук Руслан Абдуллин, Гадел Филеев һәм Бөгелмә “Энергетик” футболчысы Роман Лазарев та минем белән бер компаниядә. Тизрәк хезмәт итәргә һәм хәрби билет алырга телим. Өйгә кайткач, вузга укырга керергә җыенам, дөрес, әлегә кем булырга дигән тәгаен карарга килмәдем. Хезмәт итү вакытында үзем өчен ачыклармын һәм имтиханнарга әзерләнә башлармын дип уйлыйм. 
  

 – Ә мин әле генә Казан химия-технология институтын тәмамладым, энергия белән баетылган материаллардан эшләнгән әйберләр буенча инженер-технолог белгечлеген алдым, – дип сүзгә кушыла булачак солдат Алексей Кулагин. – Кайсы гаскәрләрдә хезмәт итәргә туры киләчәге минем өчен әһәмиятле түгел. Иң мөһиме-дәүләт алдында бурычын үтәү, демобилизацияләнү, ә аннары күңел таләбенә туры килә торган эш табу. 
    

Республика җыелма пунктына булачак солдатларны беренче озату 2020 елның 23 маена планлаштырылган, икенчесе – бер атнадан соң, ә калган егетләрне июнь аенда чакырачаклар. 
Сергей БРЮХАЧЕВ

Фото: Сергей БРЮХАЧЕВ һәм Бөгелмә муниципаль районы портал