Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Роспотребнадзор: Бөгелмә районында ОРВИ белән авыручылар саны узган атнада 156 очрак тәшкил итте.

ТР “Роспотребнадзор” идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, узган атнада Бөгелмә районында ОРВИ белән авыручылар саны 156 очрак (һәр 10 мең кешегә 15 очрак туры килә) тәшкил иткән.

Бу эпидемия бусагасыннан 79% ка түбәнрәк. Грипп очраклары узган атнада теркәлмәгән.
2020 елның 6-10 апрелендә 52 ОРВИ очрагы теркәлгән, шул исәптән 18 яшькә кадәрге балалар арасында – 25 очрак.
Исегезгә төшерәбез, 9 апрельгә Татарстанда коронавирус йоктыруның 9 яңа очрагы ачыкланган иде. Яңа зарарланган кешеләрнең яшь категорияләре: 18-30 яшьлекләр – 2; 30–50 яшьлекләр – 4; 50– 60 яшьлекләр - 3. Нәтиҗәдә, пандемия вакытында Татарстанда коронавирус диагнозы куелган 50 кеше рәсми рәвештә теркәлгән. Казаннан 35 кеше, Яр Чаллыдан 5 кеше, Питрәч һәм Биектау районнарыннан 2әр кеше, Яшел Үзән, Арча, Бөгелмә, Лаеш, Әлмәт районнарыннан берәр кеше. Шулай ук Пермьнән килгән, ләкин Татарстан хастаханәсендә дәвалана торган тагын бер кеше бар.
Татарстан Республикасы “Роспотребнадзор” идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары  территориаль бүлеге коронавирус инфекциясе буенча килеп туган эпидемия вәзгыяте сәбәпле, гражданнарны өйдә торырга, ягъни республикада 2020 елның 28 мартыннан гамәлгә кертелгән тору урыны буенча үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә чакыра.
Россиягә чит илләрдән килгән, аннан кайткан гражданнар 14 көн дәвамында үз-үзләрен изоляцияләү режимында торалар. Үз хәле турында көн саен участок табибына хәбәр итәләр, ә менә симптомнар барлыкка килгән очракта, табибны өйгә чакыртырга кирәк.
Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы турында да исегезгә төшерәбез: кулларны сабынлап юарга, куллар өчен дезинфекция чаралары кулланырга; авызга, борынга яки күзләргә юмаган куллар белән кагылмаска; сез кагылган өслекләрне һәм җайланмаларны (смартфон экраны, пультлар, ишек тоткалары һәм баскыч култыксаларын) даими чистартырга.
Татарстан Республикасында коронавирус йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча бердәм Кайнар линия номерлары: 8-800-222-59-00 көн саен 7.30дан 20.00 гә кадәр һәм (843) 231-20-70 номеры тәүлек буе эшли. 
ВәзгыятьТатарстан Республикасы территориясендә һәм Бөгелмә районы территориясендә яңа коронавирус йогышы белән көрәш буенча оператив штаб контролендә тора.
Шәһәр һәм район предприятиеләре җитәкчеләренә эш урыннарында санитария-дезинфекция һәм эпидемиягә каршы режимны катгый үтәргә киңәш ителә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса