Рәхмәтебез чиксез Сезләргә!
Кадерле әниләребез, әбиләребез, апа һәм сеңелләребез!
Сезне иң җылы һәм игелекле бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән ихлас тәбрик итәм!
Бу – һәрберебез тормышында иң мөһим бәйрәм. Йөрәгебезгә иң кадерле зат булган әниләргә без гомер буе бурычлыбыз. Безне табып үстергән әниләргә дә, тәрбиягә алып, “икенче әни” булганнарга да. Нәкъ менә алар бит әйләнә-тирә дөньяга өмет белән карый белүне тәрбияләгән, безнең һәрберебезне ихлас яраталар дигән ышанычны ныгыткан кешеләр. Боларның барысы өчен дә без Сезгә чиксез рәхмәтлебез, газиз әниләребез!
Әни ул – шәфкатьлелек өлгесе, мәхәббәт һәм наз үрнәге. Нәкъ менә Сез, кадерле әниләр, яшәүнең хак кыйммәтләрен безгә төшендерәсез, кешелеклелек сыйфатлары тәрбиялисез. Хатын-кыз, Ана булгач, башкалар турында кайгыртучанлык күрсәтә башлагач, алар өчен бар җаваплылыкны үз өстенә алгач, үзе дә камилләшә, иң яхшы сыйфатларын, йөрәген ачып сала, җаны-тәне белән игелекле зат булып җитлегә.
Шушы матур бәйрәм көнендә, кадерле әниләр, ихластан әйтелгән җылы сүзләребезне, мәхәббәт һәи ихтирам хисләрен кабул итегез! Күзләрегез көлеп торсын, гел елмаеп яшәгез! Яратыгыз, сөекле һәм бәхетле булыгыз!
Ихтирам белән, Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа