Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Республикада иң өлкәннәре

Быел Бөгелмә муниципаль районының ветераннар советы оешуына 35 ел тулды. Әлеге советны республикада иң өлкәне дип йөртәләр. Чөнки ТР Ветераннар советы оешуына быел бары 30 ел гына тула. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан, Техника йортында юбилей конференциясе һәм бәйрәм концерты булып үтте. Мактаулы кунаклар арасында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Татарстан...

Быел Бөгелмә муниципаль районының ветераннар советы оешуына 35 ел тулды. Әлеге советны республикада иң өлкәне дип йөртәләр. Чөнки ТР Ветераннар советы оешуына быел бары 30 ел гына тула. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан, Техника йортында юбилей конференциясе һәм бәйрәм концерты булып үтте. Мактаулы кунаклар арасында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Татарстан Республикасы Ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков, "Россия ветераннар союзы" иҗтимагый ветераннар оешмасы рәисе Әхәт Юлашев, ТР шәһәр һәм районнары ветераннар оешмалары рәисләре һәм башкалар бар иде.

Чара башланыр алдыннан ветераннар барысы бергәләп җыелды һәм "Мәңгелек дан" мемориаль комплексына чәчәкләр салды. Соңыннан тантанага ашыкты.

Бүгенге көндә Бөгелмәнең ветераннар советын Иршат Измайлов җитәкли. Ул -- гомер буе медицинага хезмәт иткән, сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы булып эшләгән кеше. Бөгелмә муниципаль районы ветераннар советы55 беренчел ветеран оешмасын берләштерә, шул исәптән, аларның 26сы - сәнәгать предприятиеләрендә, 11е - бюджет оешмаларында, 18е авыл җирлекләрендә теркәлгән. Алар составында 78 кеше -- Бөек Ватан сугышында катнашучы (Бөек Ватан сугышы ветераннарының гомуми саны 1 537 кеше), 7 890ы - хезмәт ветераны, 6 543 кеше -- "Сугыш чоры балалары", 624е -- локаль сугышларда катнашучы.

-- "Мәгърифәт" клубы 2004 елдан бирле эшли. Аны 60 якын кеше берләштерә. Без актуаль булган дин, тел темаларына бәхәсләр алып барабыз, истәлекле көннәрне билгеләп үтәбез. Быел шулай ук ветераннар советындагы кебек, бездщ дщ юбилей. Клубыбыз оешканга - 15 ел, -- ди аның җитәкчесе Әлфия Мостафина.

Тантанада Техника йорты залы шыгрым тулган иде. Чарага килүчеләр, олы кунаклар, бер-бер артлы чыгып, Ветераннар советы оешмасын юбилее белән тәбрикләде. Ветераннар советының иң актив әгъзаларына республика һәм муниципаль бүләкләр тапшырылды. Шәһәрнең иҗат коллективлары матур бәйрәм концерты белән шатландырды.

-- Тантанага килүемә бик шат. Мин гомерем буе уголовный розыскта эшләдем, хәзер лаеклы ялда инде. Өйдән дә чыккан юк, саф һава суларга гына урамга чыгабыз. Шуңа күрә әлеге чарага шатлана-шатлана килдем. Элек ВЛКСМда бергә эшләгән дусларымны очраттым монда, -- ди Николай Детков.

-- Ветераннар советы оешмасы юбилеена, күренеп тора, зурдан чыгып әзерләнгәннәр. Ветераннар бит алар зур көчкә ия булган кешеләр. Киләчәк буыннарга аларның эше үрнәк булсын иде, -- ди бәйрәм кунагы, "Ветеран России" журналының баш мөхәррире Марс Исхаков.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров оешма әгъзаларын Бөгелмәнең "алтын фонды" дип атады. Җитәкче оешма вәкилләренә шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашканнары, яшьләргә патриотик тәрбия бирү өлкәсендәге хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса