Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Республика көне һәм Шәһәребезнең 235 еллыгын бәйрәм итик! Бу көннәрдә сезне көтәләр:

Кызыл Армия урамындагы паркта 27 августта - "Мәдәни SDVIG" дип аталган фестиваль. Программада: 15 - 19 сәгатьтә - "Тере сыннар" перфомансы; 15 - 16 сәгатьтә - "Гашекның Бөгелмә кыйссалары аерым йөзләрдә"; 16 - 16.40 сәгатьтә - "Sforzando" пианистлар оркестры концерты; 16.40 - 17.40 - "SDVIG" Казан камера театры анимациясе; 17.40...

 

Кызыл Армия урамындагы паркта

27 августта - "Мәдәни SDVIG" дип аталган фестиваль. Программада:

15 - 19 сәгатьтә - "Тере сыннар" перфомансы;

15 - 16 сәгатьтә - "Гашекның Бөгелмә кыйссалары аерым йөзләрдә";

16 - 16.40 сәгатьтә - "Sforzando" пианистлар оркестры концерты;

16.40 - 17.40 - "SDVIG" Казан камера театры анимациясе;

17.40 - 18.00 - биюләр перфомансы.

Фестивальгә керү ирекле. Рәхим итегез!

 

Бөгелмәдә - кино төне

27 августта "Россиядә - Кино елы" кысаларында интернетта тавыш бирү юлы белән сайлап алынган үзебезнең ил фильмнары күрсәтеләчәк:

20 сәгатьтә - "Смешарики. Легенда о золотом драконе" (6+);

21 сәгать 30 минутта - "Батальон" (12+);

23 сәгать 40 минутта - "Легенда № 17" (6+).

Керү ирекле. Рәхим итегез!

 

Техника йорты каршындагы мәйданда

28 августта - "Туган шәһәребез, бөтен йөрәгебез синең белән!". Бөгелмә иҗат коллективлары концерт программасы. Башлана сәгать 10да.

Балалар паркында (Ленин урамы, 45)

28 августта - "катыргы шәһәр" дип аталган күңел ачу акциясе. Чарада теләгән һәр кеше катнаша ала. Кирәкмәгән кәгазь калдыкларын, катыргы тартмалар, журнал, башка кәгазь, скотч, җеп, төсле бурлар һ.б. кирәк булыр. Макулатурадан чын шәһәр төзеләчәк! Балалар һәм олылар никадәр күбрәк катнашса, шәһәр дә шулкадәр зуррак чыгачак. Рәхим итегез!

 

Үзәк мәйданда

28 августта - "BUGULMA-FEST-2016" музыкаль фестивале

14 сәгать 30 минутта - фестивальнең кереш өлеше. Ачу.

Этник-фольклор фестиваль:

14 сәгать 40 минутта - "Весёлая карусель" ансамбле (Бөгелмә);

15 сәгать 05 минутта - Радик Сәлимов һәм "Татарсис" проекты (Казан);

15 сәгать 40 минутта - Филүс Каһиров чыгышы.

15 сәгать 55 минутта - Роберт Юлдашев һәм "Курайсы" төркеме (Уфа).

Классик фестиваль:

16 сәгать 37 минутта - "Злачное место" ансамбле (Казан);

17 сәгать 10 минутта - "SFORZANDO" пианистлар оркестры чыгышы (Казан).

17 сәгать 45 минутта - "SFORZANDO" пианистлар оркестры башкаруында кинофильмнар музыкасы.

Рок-кавер фестиваль

18 сәгать 20 минутта - "SEVEN UP" рок-төркеме чыгышы (Бөгелмә);

18 сәгать 45 минутта - "СИЛЬФРЕД ЭВАЛЬДОВИЧ" вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы;

19 сәгать 15 минутта - "САХАР" кавер-төркеме чыгышы (Казан);

19 сәгать 55 минутта - "CLAPS" кавер-төркеме чыгышы (Казан);

20 сәгать 25 минутта - Бөгелмә турында видеофильм.

20 сәгать 30 минутта - Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров котлавы.

20 сәгать 40 минутта - "ЛАМПАСЫ" вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы (Түбән Новгород);

21 сәгать 10 минутта - НЮША чыгышы;

21 сәгать 55 минутта - "СИЛЬФРЕД ЭВАЛЬДОВИЧ" вокаль-инструменталь ансамбле, "САХАР" кавер-төркеме, "SFORZANDO" пианистлар оркестры катнашында - джемсейшн.

22 сәгатьтә - бәйрәм салюты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса